Бүген Татарстанда бердәм дәүләт имтиханнары башланды

Татарстанда 23 майда бердәм дәүләт имтиханнары чоры рәсми төстә башланды. Бу көнне 4 356 укучы, шул исәптән физик мөмкинлекләре чикләнгән 62 бала имтихан бирә. Тәүге БДИ рус әдәбияты, тарих һәм химия фәненнән тапшырыла.

Чыгарылыш сыйныф укучыларының күбесе химиягә өстенлек биргән: бу имтиханга 2202 кеше теркәлгән. Тарих фәнен 1476 бала сайлаган. 678 укучы рус әдәбияты буенча БДИ тапшыра.

Республикада бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру өчен 59 пункт әзерләп куелган. Барлык аудиторияләргә камералар урнаштырылган. Онлайн-күзәтү алып барыла.

Оештыручылар басым ясап әйткәнчә, БДИдә катнашучыларның һәммәсе тиешле шартлар белән тәэмин ителгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре