Бүген Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар көтелә

Бүген  Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, иртән урыны белән бераз яңгыр ява һәм томан хасил була.

Көндез һәм кичен республиканың көнчыгыш һәм көньяк районнарында урыны белән кыска вакытлы явым-төшем, яшен һәм боз явуы ихтимал.

Җил төньяк һәм төньяк-көнбатыш юнәлештә, тизлеге – 6-11 м/с, урыны белән 14 м/с ка кадәр җитәчәк. яшен вакытында көчәюе 15-18 м/с ка җитәргә мөмкин.

Һава температурасы +18...+23 градус булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре