Көндез республиканың күпчелек районнарында көчле яңгырлар, аерым урыннарда боз яварга мөмкин. Җилнең тизлеге секундына 6–11 метр булачак, яшен вакытында 15–24 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин.
Республикада сизелерлек суыта. Төнлә һава температурасы +14…+19 градус, көндез Татарстан буенча +18…+23 градус (Казанда +22 градуска кадәр) булачак.
МЧС кисәтә: урамда булганда зур агачлар, реклама такталары һәм электр үткәргечләре янында тормагыз.
Йортларның тәрәзәләрен тыгызлап ябыгыз, балконнардан җил очырта алырлык әйберләрне алыгыз.
Автомобиль йортүчеләргә юлларда аеруча игътибарлы булырга һәм ерак сәяхәтләрдән баш тартырга киңәш ителә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез