Республикада аязучан болытлы һава торышы, явым-төшем ихтималы аз.
Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә искән җилнең тизлеге көндез урыны белән 14 метрга кадәр көчәя (шул исәптән Казанда да). Юлларда бозлавык хасил булачак.
Төнлә һава температурасы -23..-28 градус (аязганда һәм көнчыгыш районнарда -30..-35 градус) тәшкил итсә, иртән Татарстанда термометрның терекөмеш баганасы -16..-21 градуска кадәр күтәреләчәк (көнчыгышта -24..-29 градуска кадәр). Көндез исә -9..-14 градус, көнчыгышта -13..-18, ТР башкаласында -10..-12 градус булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез