Газетага язылу

Бүген Татарстанда нинди һава торышы көтелә?

Бүген, 17 мартта, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак, сизелерлек явым-төшем көтелми. Иртән кайбер урыннарда томан төшүе ихтимал.

Төнлә республика буенча һава температурасы -1…-6 градус булды. Көндез һава +2…+7 градуска кадәр җылыначак, республиканың көнбатыш районнарында кайбер урыннарда +10 градуска кадәр күтәреләчәк.

Казанда һава температурасы +8…+10 градус тәшкил итәчәк.

Җил төньяк-көнчыгыштан 3–8 м/с тизлектә исәчәк. Юлларда урыны белән көчле бозлавык саклана, дип кисәтә ТР Гидрометүзәге белгечләре. Шулай ук температураның кискен үзгәрүе күзәтеләчәк.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре