Бүген “Ел укытучысы –2025” бәйгесе җиңүчеләре билгеле булачак. Иң яхшы дип табылган мөгаллимгә республика данын якларга туры киләчәк.
Беренче этапта конкурста катнашучылар “мастер-класс” күрсәтте. Аннан укытучыларга “Дәрес”, “Педагогик интервью” бәйгеләрендә сыналырга туры килде. "Педагогик интервью" дигәненең быел беренче мәртәбә генә уздырылуы. Анда конкурсантлар жюри әгъзаларының мәгариф өлкәсенә бәйле актуаль сорауларына җавап бирде. Шуның нәтиҗәсендә икенче турга 15 тәҗрибәле һәм 10 яшь укытучыны сайлап алдылар. Алар арасында Казан, Чаллы шәһәрләре, Кукмара, Мамадыш, Апас, Мөслим, Нурлат һәм башка район укытучылары да бар. Иң-иңнәрнең исә бүген “Әкият” татар дәүләт театрында узачак чарада хәбәр итәчәкләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез