Газетага язылу

Бүген төнлә Казан урамнарын 300дән артык берәмлек техника кардан чистартты

27 гыйнвардан 28 гыйнварга каршы төндә шәһәрнең урам-юл челтәрен кардан чистарту эшенә 323 берәмлек махсус техника җәлеп ителде. Казан урамнарында 109 катнаш юл хезмәте машинасы һәм 58 трактор щеткасы эшләде. Алар юлларны бозлавыкка каршы эшкәртеп, урамнарны кардан чистартты. Шәһәр юлларын җыештыруда 52 эшче катнашты. Бу хакта Казан шәһәре мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тышкы төзекләндерү комитетында әйтүләренчә, басым машиналар йөри торган юлларны һәм тротуарларны кардан чистартуга, шулай ук юлларны бозлавыкка каршы эшкәртүгә ясалды. Бу көчле кар яву нәтиҗәләрен тиз арада бетерергә һәм шәһәр территорияләрендә имин хәрәкәт итү мөмкинлеген тәэмин итә, диелә хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре