Газетага язылу

Бүләк туе: авылларда бәйрәм рухы сизелә

Сабан туена бирнә-бүләк җыю чоры якынлаша. Хәер, кайбер авылларда бу йоланы инде май башында ук башкарып куйганнар. Милли киемнәр киеп, бизәлгән атлар җигеп, гармун тартып, урам әйләнү күренеше сакланган авыллар бармы соң әле? Әллә атны – машина, гармунчыларны колонкалар алыштырыдымы?

«Йомырка урлый идек»

Сабан туена кадәр нәкъ менә сөлге җыю көнен көтеп ала идек. Ник дигәндә, ат арбасына утырып, мәдәният йорты сандыгыннан чыккан милли киемнәрне киеп, урам әйләнү бәхете тәти бит! Авылда узачак бәйрәмгә өлеш кертәсең дигән сүз бу. Бүген сабыйлар телендә бу көн «кәнфит бәйрәме» дип йөртелә. Алдан ук хәстәрләнеп, зур пакетлар тотып, кәнфит, чупс җыялар. Аларга шунысы кызык. «Ә бит элегрәк без йомыркага да шат булганбыз», – ди Лениногорск районының Керкәле авыл җирлеге башлыгы Ленар Бигманов.

– Без кечерәк чакта сөлге җыярга 30 лап егет-кыз җыела иде. Әле олылар, балалар да бар бит. Бөтен урамны тутырып, шау-гөр килеп, атларның кыңгыравын чыңлатып, гармунга җырлап үтә идек, – дип искә ала ул. – Без бу көнне дә бәйрәмгә тиңләгән инде: иң матур киемне кигән. Безнең чорда кәнфитләр өләшү юк иде әле. Әти-әниләр дә көн буе эштә булгангамы, тамак та туеп җитмәгән. Сөлге җыйганда, хуҗаларның кетәклегеннән йомырка урлап, бакчасыннан суган кыягы өзә идек. Сөлге җыеп бетергәч, йомырканы эчеп, суган ашый идек.

Яшерен-батырын түгел, хәзер Сабан туена дип йомырка бирүчеләр дә аз. Авылларда кош-корт асраучылар саны кими чөнки. «Күп булса, унбишләп йомырка җыеладыр. Элек чабышкы атларга, йөгерүче, көрәшче, колга башына менүчеләргә йомырка эчертәләр иде. Хәзер атлар да күп түгел бит. Безнең авыл җирлегендә ат чабышы бөтенләй уздырылмый, чөнки ат юк», – ди Ленар Бигманов.

Сөлге җыю йоласын саклый әле Керкәле халкы. Ел да урам әйләнәләр. Дөрес, хәзер бизәлгән атлар белән йөрү юк, җәяүләп кенә. Сөлге җыярга чыгучылар саны да күп түгел. Берәүләр бүләккә сөлге, яулык бирсә, икенчеләр савыт-саба бирү яклы. Акчалата бирүчеләр дә бар.

– Хәзер Сабан туйлары да үзгә бит. Шөкер, мул тормышта яшибез. Элек райподан туңдырма алып килерләр иде Сабан туена. Туңдырма алырга сәгатьләп чират торыр идек. Ә хәзер туңдырманы ел әйләнәсе ашыйбыз, – ди җитәкче. – Элек халык та бердәмрәк иде. Сөлге җыюмы, Сабан туйларымы – барысына да теләп ризалаша, уеннарда актив катнаша иде. Хәзер алай түгел.

Колга башында – нигез сөлгесе

Чирмешән районының Әмир авылында 131 хуҗалык, шуның 40 ы буш. Кечкенә авыл булуга карамастан, сөлге җыю йоласын саклый авыл халкы. Аны инде 2 майда ук җыеп куйганнар.

– Хәрби хезмәткә китүче егетләребез җыйды. Аларга авыл малайлары, балалары да иярде. Башка елларда сөлгене апрель азагында ук җыялар иде, ләкин студент-укучыларның хәзер урак өсте бит, май аена калды, – дип сөйләде Әмир авылы китапханәчесе Гөлшат Әгъләмова. – Кеше күп булмаса да, бик күңелле узды.

Быел колга башында килен сөлгесе булмаган, әмма аның урынын нигез сөлгесе алыштырган. Чирмешәндә торган яшь гаилә авылдан нигез сатып алып, шунда күченгәннәр.

Кукмара районының Күкшел авылы сөрән салуы белән мәгълүм. «Сөрән» – ярыш, бәйрәм булу турында аваз салып йөрү дигәнне аңлата. Авылның 17–21 яшьлек егетләре ак күлмәк, кара чалбар, түбәтәй, киез итек киеп, билгә чиккән сөлге бәйләп, Сабан туена бәйрәменә бүләк җыярга чыгалар. Бәйрәм икенче көннең киченә кадәр дәвам итә.

Сөрән салуның инде ничә гасыр яшәп килүен күкшеллеләр үзләре дә тәгаен белми. Авыл мәдәният йорты мөдире Ләйсән Заһидуллина сүзләренчә, нинди генә авыр заманнарда да әлеге йоланы үтәргә тырышканнар.

– Авылыбызда сөрән салу йоласы бик күп еллар матур итеп үтәлеп барды. Үткән һәм бу елларда авырлаша төште әле. Мәктәбебезне өч кыз тәмамлый, авылда егетләр аз. Белгәнегезчә, сөрәнне яшь егетләр сала иде. Узган ел да инде мәктәпне бетереп, читкә киткән, хәрби хезмәттән кайткан егетләр белән уздырган идек. Быел билгесез, – дип моңсулана Ләйсән ханым. – Колхозлар юк, эш урыннары җитәрлек түгел, шуңа да егетләр читкә китә. Балалары да читтә туа.

Күкшел авылында 236 хуҗалык бар. Заманында һәр хуҗалыкны әйләнеп, Сабан туена бүләкләр җыяр өчен ике көн вакыт кирәк булган. 40–50 шәр, 25 әр егет сөрән салган. Узган ел 12 егет белән башкарганнар бу эшне. Быел да авылдан читкә китеп урнашкан егетләр белән элемтәдә мәдәният хезмәткәрләре. «Безнең авылга гына хас әлеге үзенчәлекле йоланы бетерәсе килми бит. Шуңа күрә егетләр белән элемтәдә торабыз. Сөрән салуны Сабан туена бер-ике көн кала үткәрә идек, быел ничек булыр. Өметтә инде», – ди клуб мөдире.

Бәйрәм алдыннан бәйрәм

Ә менә Баулы районы Кызылъяр авылы халкы өчен Сабан туена сөлге җыю көне үзе бер бәйрәмгә тиң. Татар халкының милли киемнәрен киеп, бизәлгән ат арбасына утырып урам әйләнә авылның яшь егет һәм кызлары. Гармун моңына кушылып җырлап та җибәргәч, авылда яшәүче берәү дә өендә утырмый инде.

–  Яшьләр, бигрәк тә мәктәп яшендәгеләр сөлге җыюны көтеп ала. Безнең авылда «Асылташ» бию коллективы бар – алар көннең бизәге. Кайбер елларда мәдәният йортындагы милли костюмнарыбыз да җитми, – дип көлә Кызыльяр клубы мөдире Ленир Дәүләтшин.

Хуҗалыкның соңгы атын да сөлге җыярга иярли алар. Аны ел саен Фәнис Кәрибуллин җитәкли. Гармунчылары да бар – анысы да авылга бердәнбер – Рәзил Фәррәхетдинов. Быел да сөлге җыярга әнә шулар чыгачак. 

– Авылны яшьләр яшәтә, дибез. Гореф-гадәтләр, йолаларны да яшьләр истә тотсын өчен, үрнәк күрсәтү мөһим. Атны саклар өчен – колхоз яшәргә, ә гармун моңы тынмасын өчен яшьләрне авылга җәлеп итәргә кирәк, – ди клуб җитәкчесе.

Саба районы Олы Шыңар авылында Сабан туена бүләк җыюны «бирнә җыю» дип атыйлар. Бирнәне бу якта яшь егетләр җыя. Рәт-рәт булып тезелеп, җилкәләрдән кочаклашып басалар да, урам буйлап җырлый-җырлый баралар. Аларга авылның кечерәк балалары да, өлкәннәре дә иярә.

– Элек-электән килгән йола инде бу. Аны башлап йөрүчеләр – мәдәният хезмәткәрләре булса да, авылыбыз яшьләре май башында ук «Бирнә җыю кайчан була?» дип сораша башладылар, – ди Олы Шыңарда яшәүче һәвәскәр композитор, укытучы Фәннур абый Галимов.

Бирнә җыюда кечкенә балалардан башлап өйләнмәгән егетләр барысы да катнаша. Гармун, баян белән җырлап әйләнәләр авылны. Гармунчылар берсен-берсе алыштыра-алыштыра уйныйлар. Берничә урында туктап, авыл халкы белән күмәк бию оештыралар.

Шыңар авылында кулъяулык чигү гадәте дә сакланган әле. Яшь кызлар үзләре чиккән кулъяулыкны бүләк итә. Бирнә җыелып беткәч, егетләр шобага салып, кулъяулыкларны бүлә. «Фәлән егеткә атап бирәм», – дип тапшыручы кызлар да бар икән. Шушы йола кавыштырган парлар да яши авылда. 

– Элек хуҗабикәләр Сабан туена дип, йомырка биргәннәр. Хәзер дә саклана бу гадәт. Элек көрәшчеләр чи йомырка эчкән, хәзер андый күренеш юк. Шуңа күрә бирнә җыеп бетергәннән соң, Мишә елгасы буена төшеп, тәбә пешереп ашый яшьләр. Анысы да үзенә күрә бер бәйрәмгә тиң, – ди Фәннур абый. – Шуңа да бу көнне бик көтеп алабыз.

Районда да җыялар

Авылларда гына түгел, районда да күңелле үтә бу сөлге җыю йоласы. Мәсәлән, Арчада да тиздән бирнә җыясылар. Бу көнне оештыручылар гына түгел, халык та бик көтеп ала. Әлеге күркәм йоланы югалтмыйча саклап, киләсе буыннарга тапшыру максатыннан, ел саен район мәдәният идарәсе хезмәткәрләре җырлап-биеп, гармун моңнары яңгыратып, урам әйләнә.

– Район халкы сөлге-яулык җыючыларны һәрвакыт шатланып көтеп тора, бүләген дә алдан әзерләп куя. Без һәрбер йортка кереп, хуҗаларның хәл-әхвәлләрен сорашабыз, аларны милли бәйрәмгә чакырабыз. Самавыр кайнатып, коймаклар пешереп көтеп торучылар да шактый. Үз куллары белән түбәтәй, калфак чигеп тапшыручы осталар да бар. Аннан соң безнең якта төп йортка килгән яшь киленнәрнең чиккән кулъяулык тапшыру гадәте булган. Менә шуны яңадан торгызып җибәрергә телибез, – ди Арча мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимова.

Өлкән буын бу көнне аеруча көтеп ала. Гармун моңына кушылып җырлый. Җырлаганда күңелләре тулып елаучылар да юк түгел. Авыллар белән чагыштырганда, район җирендә кәнфит җыючы балалар аз. «Анысы безне ел саен борчый инде. Әти-әниләрнең дә аңлатуы кирәктер. Балалар бу йолада катнашып, аның мөһимлеген белеп үссәләр, яхшы бит», – ди Ләйлә.

Фәнзилә Җәүһәрова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, фольклор белгече:

– Һәр якта бу йоланы төрлечә атап йөртәләр. «Бирнә», «Байлар өйдәме?», «Бүләк җыю», «Яулык җыю», «Сөлге җыю», «Әрәпә», «Сөрән», «Сөрән сугу» кебек атамалары бар аның. Һәр якның үзенчәлеге булу гаҗәп түгел. Берәүләрдә ат булган, икенчеләрдә – юк. Кемнәрдер бу йоланы сөрәнгә мөнәсәбәтле үткәргән. Кукмара районының Күкшел авылында рекрутка алынасы егетләр аңа 1 ай алдан әзерләнә башлаган. Нократ буе татарларына гына хас йола ул. Фарсы мәдәнияте тәэсирен дә әйтми мөмкин түгел. Гомумән, бүген бу чарага һәрбер йорт үзенең өлешен кертергә тиеш. Илең тыныч, кояшлы җылы көннәр җитәрлек булсын, ел туклыклы килсен өчен  үзеңнән өлеш чыгарасың икән, савап аласың. Үзеңнән бирәсең, мәйданга өлеш чыгарасың. Ике Сабан туе арасында корылган гаиләләрдән килен бүләге бирү йоласы да бар. Кайбер якларда кияүләрне хөрмәтләү, күккә чөю йоласы да сакланган. Бездә ике очракта гына бирнә әзерләнә. Берсе – туйга, икенчесе – Сабан туена. Авыл халкы үзенең йөз аклыгын, нәсел аклыгын саклый. Шуңа да бирнә бирмичә калган гаиләләр сирәк. Сабан туена дип аерым бүләк алып кайтучылар күп. Хәзер авылдан чыккан хәлле кешеләр Сабан туена матди ярдәм күрсәтә. Хәтта бәйрәмне үзләре генә оештырып, теләгән вакытта уздыручылар да күбәеп китте. Атлары булмаса, гармун тавышлары кимесә дә, әлеге гадәтнең саклануы сөендерә әле. Аның югалуы мәдәниятебезгә тап төшерү белән бер, шуңа да без бу йоланы сакларга бурычлы.

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре