Бөгелмәдә яшәүче ир-ат, акча эшлим дип, 8 миллион сум акчадан колак каккан. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән «Татарстан 24» каналы хәбәр итә.
2024 елның маенда ул табышлы кертем турында реклама күреп, игъландагы номерга шалтырата. 57 яшьлек ир-ат шул рәвешле интернет-мошенниклар тозагына үзе килеп каба.
Ир инвестицияләр белән акча эшләп, баерга уйлый. Таныш булмаган ир-ат аны махсус сайтта теркәлергә күндерә, беренче кертеп итеп 6 мең салырга куша.
Виртуаль хисапта «табыш арта» башлагач, ир-ат миллион сум кертергә була. Табышының тагын да артуын күргәч, ир акча салуын дәвам итә, танышларыннан бурычка акча ала һәм кредитлар рәсмиләштерә башлый.
8 ай эчендә ир мошенниклар хисабына акча күчерә һәм «хезмәт хакын чыгармакчы» була. Тик «инвесторлар» элемтәгә чыгудан туктаган. Иргә килгән зыянның күләме 8 миллион 34 мең сум тәшкил итә. Ул полициягә мөрәҗәгать иткән, диелә хәбәрдә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез