Газетага язылу

Бурычлар һәм сугыш

Бурычлар һәм сугыш
ru.pinterest.com

Бүгенге дөньяда зур сугыш куркынычы үсә. Бу хакта дөньякүләм лидерлар бер тартынмыйча белдерүләр ясыйлар. Ноябрь урталарында гына АКШның сугыш министры Пит Хегсет: «Бу – 1939 ел мизгеле, куркынычның көчәя барган чоры. Дошманнар җыела, янаулар арта. Сез моны тоясыз. Мин дә тоям», – дип белдерде. Минем коллекциядә соңгы көннәрдә генә зур сәясәтчеләр һәм дәүләт чиновниклары ясаган шундый дистәләгән белдерү бар. 1939 елның Икенче Бөтендөнья сугышы башланган дата икәнен газета укучылар белә торгандыр. Аның нинди фаҗигаләргә китерүен безнең халыкка шулай ук сөйләп торасы юк. 1939 ел алдыннан бөек депрессия башланганын һәм миллионлаган америкалының ачтан үлүе дә – тарихи факт.

2010 елның февралендә «Ватаным Татарстан»да без бу көннәрнең киләсен фаразлап язма биргән идек. Анда озакламый эпидемия чыгып, кешеләр кырылачагын, ачлык һәм сугышлар нәтиҗәсендә зур югалтулар булачагын фаразладык. Глобаль капитализм системасының җимерелүенә старт бирәчәк датаны без якынча дөрес атаганбыз. Язмада «якындагы ун-унике елда куәтле җимерелү һәм газаплар...» дигән сүзләр бар. Пандемия кайчан башланды әле? Нәкъ 10 елдан соң февраль аенда. Украина–Россия конфликты 2022 елның февралендә... Бер нәрсәдә хаталандык, билгеле. Җимерелү тиз булыр һәм яңа система туа башлар дип уйлаган идек. Күрәбез: озакка сузыла.

Автор бу язманы укучыларны куркытыр өчен язмый. Дәһшәтле фактларның тулы бер арсеналы бар досьемда. Француз сүзе кулланган өчен гафу үтенәм, мин чынлап та капитализм җинаятьләре фактларын туплап барам.

Бу юллар чәршәмбе иртәсендә языла. Мәгълүмат кыры АКШ хәрбиләренең Венесуэланы блокадага алулары турындагы хәбәрләр белән тулы. Трамп иң зур нефть запаслары туплаган илне кулга төшерү өчен җитди карар кылды. АКШ гаскәрләре Каракасның йомшак җирен эзләп, шуннан һөҗүм башларга җыенган мизгелдә Ак йорт аппараты җитәкчесе Сьюзи Уайлз Vanity Fair журналына интервью биреп җәнҗал чыгарды. Ул анда Трампны «алкоголикка хас шәхес» дип атаган, Джей Ди Вэнсны конспирология теорияләрен яклаучы дип бәяләгән, ә Илон Маскны кетамин куллануда һәм үзен сәер тотышта гаепләгән. Дөреслекне әйткән инде, кыскасы. Уайлз үз сүзләреннән үзе баш тартып, белдерүләр ясарга мәҗбүр булды булуын, әмма хакыйкатьне кире кагу гына аны юкка чыгармый бит. Шундый сәер һәм акылга таман шәхесләр дөнья сәясәтен формалаштыргач, ничек сугышлар башланмасын да, ничек фаҗига артмасын инде.

Сугышлар һәрвакыт сылтаулар белән башлана, төп сәбәпләре яшерелә. Киләчәктә бар дөньяны тетрәтәчәк зур сугышның төп сәбәбе кайсыдыр халыкның начар булуы яисә кемнәрнеңдер кемнәрдәдер үче булуда түгел. Асыл сәбәп – бурычлар. Төгәлрәк әйтсәк, процентлы кредитлар. Процентлы кредит – риба исламда катгый тыелган. Ул һәлакәткә алып бара торган җиде зур гөнаһның берсе. Рибаның иң кечкенәсе дә – үз әниең белән зина кылудан 30 тапкыр зуррак гөнаһ. Иман әһеленә тыелу өчен шактый җитди факт бу. Шуңа карамастан, кешеләр бүген процентлы бурычларга муеннан батты. Гавәмне әҗәтләр кочагына куып кертү өчен хөкүмәтләр һәм банкирлар инфляция дигән тозак уйлап тапты. Иртәгә товар бүгенгедән кыйбатрак була икән, аны бүген алып калу отышлы. Шул сәбәпле кешеләр ипотека һәм куллану кредитлары җыя да инде. Кирәк булмаса да, икешәр, өчәр, хәтта дистәләгән фатир сатып ала, машинасын алыштыра, кием-салым һәм мебель җыеп узыша. Җитештерү көчле темплар белән үсә. Эшче куллар җитмәгәнлектән, мигрантлар чакырыла. Алар шулкадәр күп чакырыла, ил эчендә баланс бозыла: җирле халык процент ягыннан мөһаҗирләргә оттыра башлый.

Вазгыять менә шунда үзенең куркыныч ноктасына җитә дә инде. Иртәме-соңмы кешеләр яңа кредитлар ала алмый башлый, чөнки искеләре түләнмәгән. Банклар үзләре үк кредитоманнарны кире бора, чөнки түли алмаячакларын күреп тора. Кредитка батмаган кешеләр калмагач, пирамида үзенең югары ноктасына җитә. Чүпрә кебек күпергән җитештерү тармагы продукциясен куярга урын тапмый. Инфляция урынына дефляция, ягъни бәяләрнең төшү куркынычы туа. Бәя төшү бик шәп бит инде ул, дияр укучылар. Ха, товарыңның бәясе төшкәч, процентлы бурычларны ничек түлисең? Арзанаюның тагын бер куркынычы бар, иртәгә товар арзанрак булачагын белсә, массалар аны бүген алудан баш тартачак. Монда ике генә юл кала: я «распродажа» оештырып, товарны чүп бәядән сатып бетерәсең, я банкротлык игълан итеп, җитештерү мәйданнарын ябасың. Икесе берьюлы да килә ала.

Ярый, хуш, завод-фабрикаларны яптык, шуннан ни диярсез. Миллионлаган мигрантны кая куясың, аларны кем ашата? Җирле халык та эшсезләр армиясендә бит әле. Алар да ачыга башлаячак. Трампның ни өчен Америкадан мөһаҗирләрне куу өчен зур сугыш башлавын аңлагансыздыр. АКШ шәһәрләренә бүген ул Милли гвардияне кертә, әмма көрәш бик авыр бара. Тариф сугышлары да шуның өчен оештырыла. Үз җитештерүчеләрен якларга тели. Эш урыннары саклансын, бөтен хикмәт шунда. Әмма җитештерү барыбер котылгысыз рәвештә түбәнәя.

Кешелек үз тарихында беренче тапкыр түләп бетерә алмаслык әҗәтләр туплады. Алдагы кризисларда күпләп акча басып, яңа кредитлар өләшеп, вазгыятьне төзәтәләр иде. Бу ысул хәзер эшләми. Кредитны кемгә бирәсең? Бар кеше бурычлы. Бурычларны гамәлдән чыгарып, яңасын бирергә мөмкин шикелле. Әмма кичәге банкротка бүген акча бирсәң, ул аны иртәгә түләргә тырышып та карамаячак. Акча чүпкә әйләнәчәк, бәрәкәте бетәчәк.

Бер генә юл кала – сугыш. Аңа әзерләнү процессы үзе үк бераз сулыш алырга мөмкинлек бирә, кичәге эшсезләрне хәрби сәнәгать предприятиеләренә яллый аласың. Зур хезмәт хаклары түлисең. Аннан сугыш кырына солдатлар күп кирәк булачак. Аңнарга йогынты ясап, кулларга корал тоттыру әллә ни авыр түгел. Мошенниклар йогынтысы белән кешеләр нинди генә ахмаклыклар эшләми бит. Дәүләтләр кулында исә мошенникларныкына караганда күпкә куәтлерәк пропаганда машинасы бар. Сугыш артык кашыкларны пандемиягә караганда да күбрәк кыра. Без шул чор бусагасында.

                  

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре