«Бурычлар үтәлде яки үтәләчәк»: Вадим Никитин Мамадыш районы башлыгы итеп яңадан сайланды

Мамадышта V чакырылышлы район Советының беренче утырышы узды. Депутатлар районның гамәлдәге җитәкчесе Вадим Никитин кандидатурасын бертавыштан хуплап, аны яңадан башлык итеп расладылар.

Тавыш бирү алдыннан Никитин үзенең беренче еллык эше йомгаклары буенча хисап тотты. Ул команда һәм депутатлар корпусы белән бергә куелган төп бурычларның үтәлгән яки үтәлү стадиясендә булуын ассызыклады.

«Мамадыш районы – Татарстанда иң зур территория, диверсификацияләнгән икътисадлы, халык хуҗалыгының төрле тармаклары булган, бай табигатьле һәм тырыш кешеләр яшәгән урын. Без команда белән бергә куйган бурычларның үтәлгән яки үтәлүенә ышаныч белән әйтә алам. Моның өчен конкрет адымнар ясалды һәм нәтиҗәләр бар. Бу инфраструктур проектларны, беренче чиратта, юлларны, шулай ук социаль проектларны тормышка ашыруга да кагыла», – диде район башлыгы.

Ул шулай ук территорияне үстерүдә дәвамчанлыкны ассызыклады, хәзерге уңышларның соңгы дистә елларда узган җитәкчеләр салган ныклы нигезгә корылганын билгеләп үтте.

«Бу районның алга таба үсеше өчен ышанычлы платформа тудыра», – диде Никитин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре