Буш киштәләр: бүген яшьләр нәрсә укый?

Пушкин булды, чиратта – Достоевский. Яшьләр китап укысын дип аларга «Достоевский картасы»н ясарга тәкъдим итәләр. Аны бары тик кәгазь китап сатып алыр өчен генә кулланырга мөмкин булачак. Әсәрләрнең эчтәлеген дә Интернеттан эзләргә ияләнгән буын кулына чын китап алырмы?

Теләсә нәрсә түгел

«Достоевский картасы» гамәлгә керә алса, 14–18 яшьлек укучыларга китап сатып алу өчен ел саен 10 мең сум акча бирәчәкләр. Теләсә кайсыларын түгел, билгеле: рус һәм чит ил әдәбиятын, экспертларның уңай бәяләмәләрен алган заманча Россия әдәбиятын, шулай ук тарихи һәм фәнни-популяр басмаларны гына. Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышев тәкъдиме менә шундый. Аңа түбән сыйфатлы әдәбият, шулай ук экстремизм, көч куллану, рәхимсезлек билгеләре яки балигъ булмаганнар өчен тыелган башка мәгълүмат булган китапларны сатып алып булмаячак.

Аңлашыла инде, әлегә бу проект тәкъдим рәвешендә генә. Аны тормышка ашыру өчен белгечләрнең бер фикергә килүе һәм акча булуы кирәк. Ә монысы җиңел эш түгел.

Электронмы, кәгазьме?

Ә хәзер чынбарлыкка күз салыйк. Бүген Лев Толстойның «Война и мир» романын тулысынча укыган укучы сирәк. Мәктәп программасына кертелгән булса да, аның кыскача эчтәлеген интернет киңлегеннән табу зур кыенлык тудырмый. Шуңа күрә кәгазь китапка ихтыяҗ юк дип әйтерлек. Әмма һәр үсмерне дә бер калыпка салырга ярамый. Укучы яшьләребез шактый әле, ди китапханәчеләр бертавыштан.

– Китапханәгә йөрүче яшьләр саны 5–10 ел элек булган күрсәткечтән шактый түбәнрәк. Беренчедән, авылда балалар азрак. Икенчедән, хәзер интернет, телефон заманасы, күп мәгълүматны шуннан табалар, – ди Кайбыч районындагы Кошман авылы китапханәчесе Гөлия Сафиуллина. – Әмма китап укырга яратучы бала аны барыбер укый. Китапханәгә килеп китап аламы, сатып аламы – җаен таба.

Яшүсмерләр мәктәп программасы белән генә чикләнми. Мисал өчен, китапханәдә яңа китаплар тәкъдим итү буенча чаралар уздырыла. «Казан утлары» редакциясендә чыга торган кечкенә китапчыклар укучыларны китапханәгә җәлеп итүгә ярдәм итә, ди Гөлия апа.

– Язучы Гөлүсә Закированың «Энекәш» китабын тәкъдим итү кичәсен үткәрдек. Анда МХОдан кайткан авылдашыбыз да катнашты. Балалар да күп иде, алар кызыксынып сораулар бирде. Очрашудан соң әлеге китапны укырга теләүчеләр саны да артты. Айгөл Әхмәтгалиеваның «Һәркемгә бер кояш» повестен да шундый җылы кабул иттеләр. Узган ел райондашыбыз Айгөл Абдрахманованың «Караш» дигән китабы белән матур чара уздырдык. Менә шундый иҗат кичәләре аша без яшьләрне китапханәгә җәлеп итәбез. Алар монда китапларны кулына тотып карый, берсе дә буш кайтып китми – укырга китап эләктерәләр, – ди китапханәче. – «Достоевский картасы» тормышка ашырылса, анда татар классик авторларын да онытмасыннар иде.

Арча районының Казанбаш авылы китапханәсенә дә эзне суытмый яшьләр. Оештырылган чараларга да йөриләр, китаплар да алгалыйлар. Кыскасы, яшьләр китап укымый дип нәтиҗә ясау дөрес түгел.

– Электән китап укыган кеше китаптан аерылмады инде. Кәгазь китап укыган кешегә китап җиткереп тә булмый әле. Яңа китап кайту турында ишетсәләр, хәзер килеп җитәләр. Шуңа да кайвакыт өстәмә китапларны районның Үзәк китапханәсеннән алып кайтып укытабыз. Китапханәче буларак, һәркемнең дә күбрәк укуын теләр идем, әлбәттә, – ди китапханәче Рүзилә Әүһәдиева. – Сер түгел: яшьләр күбрәк электрон китапларга өстенлек бирә. Бер елны шул темага сорау – җавап кичәсе дә үткәргән идем. Алар электрон китапны беренче урынга чыгарса, мин кәгазь китап өстенлекләре турында сөйләргә тырыштым. Балалар китап укымый түгел. Аның электрон вариантын уку да  китап уку булып санала бит. Әмма нәкъ менә китап исен үз иткән, һәр битенең шыгырдавын яраткан яшьләр дә юк түгел. Аларның фотосын китапханә диварында «Иң күп китап укучы яшүсмер» дигән язу өстендә күрергә мөмкин.

КЛАССИК ӘСӘРЛӘР КЫЗЫКСЫНДЫРМЫЙ

Китапханәгә китап сорап килүче яшьләр шәһәрдә, район үзәкләрендә дә бар. Аеруча җәй айларында китапханәгә сукмак салына.

– Китапханәгә йөрүчеләр арасында яшьләр күп түгел. Килгәннәре, нигездә, мәктәп һәм көллият укучылары. Җәй җиткәч арталар, чөнки аларга каникулда уку өчен исемлек бирелә, – ди Түбән Кама шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәсе хезмәткәре Марина Соловьева. – Аеруча еш алына торган китаплар исемлегендә – классик авторларның әсәрләре. Психология һәм үз-үзеңне үстерү буенча китаплар да популяр.

Интернет белән китап ярыша алмый, билгеле. Бүген беренчесенең мөмкинлекләре күбрәк. Тормыш та кызу үтә, ә китап укыр өчен тынычлык кирәк, дигән фикердә белгеч.

– Шул тынычлыкны эзләп, китапханәгә киләләр дә инде. Без дә, яшьләр дә күп укыйбыз. Укучылар саны елдан-ел арта да әле. Әмма кәгазь китапларны түгел, ә социаль челтәрдәге постларны укыйбыз. Тик кәгазь китапны тормышыбыздан алып ата алмыйбыз. Менә билгеле бер чикләүләр аркасында интернетка керү мөмкинлеге бетә икән, шунда ук китапханәгә йөгерәбез. Китап һәрчак кул астында. Телевизор экраннарында кино күрсәтелә башлагач, театрлар бетә дигәннәр иде, ә ник без зал тутырып театрга йөрибез соң? Китап белән дә шундый ук хәл, – дип өмет бирә Марина ханым.

Казанның бер китап кибетендә сатучы булып эшләүче Зәринә Камалиева фикеренчә, «Достоевский картасы»н булдыру – уңышлы тәкъдим. Әмма әлеге картаны бары тик классик авторларның әсәрләрен сатып алуга гына юнәлтү дөрес түгел.

– Китап кибетендә 2 елга якын эшлим. Яшүсмерләрнең нинди китап алуларын күреп, белеп торам. Шунысы сөендерә: яшьләр китап сатып ала. Туган көн ише бәйрәмгә дә менә дигән бүләк ул. Шуңа күрә аны матур кәгазьгә дә төреп бирәбез, эченә открытка да салабыз. Китапны сайлауга күп вакытын сарыф итә яшьләр. Мисал өчен, энесенә – Әлифба, сеңлесенә әкиятләр алырга мөмкин. Үзенә исә китапны шәхси кызыксынуыннан чыгып сатып ала ул. Әйтик, динозаврлар белән җенләнүче егетләр археологик китапларны эзләячәк, ашарга пешерергә өйрәнеп килүче кызлар өчен рецептлар китабы кызык. Тарих белән кызыксынучылар тарихи китапларны сатып алачак, – ди Зәринә. – «Достоевский картасы» тормышка ашырыла калса, аның чикләрен киңәйтү турында уйлану дөрес булыр иде, минемчә.

Нәрсә укыйлар?

Яшьләр психология буенча китапларны ешрак укый. Бөтенроссия иминият компаниясе үткәргән сораштыру нәтиҗәләре әнә шундый.

Россия яшьләренең 63,5 проценты даими рәвештә китап укый. Иң укый торган шәһәр – Санкт-Петербург (84%). Мәскәүдә бу күрсәткеч – 56,5%, илнең башка төбәкләрендә – уртача 64%. Яшьләр психология һәм үз-үзеңне үстерү буенча китапларга өстенлек бирә (28%). Фантастика (19%), чит ил әдәбияты (19%) белән мавыгучылар да шактый. Ә менә рус әдәбиятына ихтыяҗ кими бара – аны яшьләрнең якынча 16 проценты укый (2024 елда бу күрсәткеч 21% булган). Заманча авторларга өстенлек бирүче яшьләр саны да кими. Быел ул 3% тәшкил иткән. Узган ел 8% булган.

Бизнес-әдәбият һәм психология – 18–24 яшьлек россиялеләр арасында иң популяры (31%). Мондый китапларны күбесенчә хатын-кызлар (31%), сирәк кенә ир-егетләр дә (22%) укый. Мәскәүлеләр күбрәк матур әдәбиятка һәм фэнтезига өстенлек бирә (26%).

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре