Бушлай юридик ярдәм тагын кемнәргә каралган?

Кама Тамагында яшәүче бер ханым баласын берүзе үстерә. Ирен җирләгәнгә шактый вакыт узган. Күптән түгел генә әнисе дә бакыйлыкка күчкән. Аның бар мөлкәтен бөтенләй дә таныш булмаган кешегә васыять итеп рәсмиләштерүен белгәч, тәмам аптырашта калган хатын.

Соңгы елларда психологик авырудан иза чиккән әнисенең бу адымын ничек тә төзәтергә тели ул. Әнисе язган гаризаның дөрес түгеллеген раслар өчен, судка мөрәҗәгать итә. Анда тикшерү эше башлыйлар, ә кирәкле документлар булмагач, аны туктатып торалар.

– Әлеге ханым Россия күләмендә узган гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм атналыгы кысасында белгечкә мөрәҗәгать итте. Аңа түләүсез хокукый ярдәм күрсәттеләр. Барлык документларын әзерләп җибәрергә булышып, алга таба ниләр эшләргә кирәклеген аңлаттылар. Хәзерге вакытта суд янәдән әлеге эшкә алынды, – дип сөйләде матбугат очрашуында Татарстанның юстиция министры Рөстәм Заһидуллин.

Гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм атналыгы 8–14 июль көннәрендә узды. Аның кысасында Татарстанда җәмгысы 1700ләп чара үткәргәннәр, аларда 61 меңләп кеше катнашкан.

– Бу – семинарлар, «түгәрәк өстәл»ләр, конкурслар, очрашулар, тренинглар, бушлай юридик ярдәм күрсәтү чаралары. Соңгыларында барлыгы 5200ләп кеше катнашты. Белгечләр төрле эчтәлектәге 7500ләп сорауга җавап бирде, бер мең тирәсе хокукый документ төзергә ярдәм итте, – диде Рөстәм Заһидуллин. – Әлеге чара Россиядә игълан ителгән Гаилә елы кысасында илнең һәр төбәгендә, шул исәптән Татарстанның һәр шәһәр һәм районында үтте.

Район үзәгеннән шактый еракта урнашкан авылларга да барып җиткәннәр. Юстиция министры сүзләренә караганда, 12 күчмә чара оештырылган.

– Авылларга барган белгечләр ятим балаларның законлы вәкилләренә, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга, эшсезләргә, күпбалалы гаиләләргә ярдәм итте, – диде министр.

Әмма бушлай хокукый ярдәм бер атна белән генә чикләнми. Кайбер кешеләргә ул ел дәвамында күрсәтелә. Татарстан Нотариаль палатасының башкарма директоры вазыйфаларын үтәүче Лилия Камалова сүзләренчә, алар ел башыннан ай саен махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен консультацияләр уздыра.

– Без хәрби госпитальләргә дә барабыз. Күптән түгел генә бер нотариусыбыз госпитальдәге хәрбиләр янына барды. Берничә хәрбигә нотариустан документ эшләтергә кирәк булган. Ул хәрбиләрнең җитәкчеләре белән килешеп, аларны конторага алып килеп, ярдәм итә алдык. Шулай итеп, 15ләп документ төзелде, – дип сөйләде Лилия Камалова.

Бушлай юридик ярдәм тагын кемнәргә каралган?

– Аз керемлеләргә (ягъни гаиләдә җан башына уртача керем яки ялгыз яшәүчеләрнең кереме яшәү минимумы күләменнән түбәнрәк булганнар);

– I һәм II группа инвалидларга;

– Бөек Ватан сугышы ветераннары, Россия Геройлары, Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Россиянең Хезмәт Геройларына;

– инвалид, ятим, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга;

– ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар исәбендәге затларга, шулай ук аларның законлы вәкилләренә (мондый балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итүгә бәйле мәсьәләләр буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтү җәһәтеннән мөрәҗәгать иткән очракта);

– ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган баланы үз тәрбиясенә яки уллыкка алырга теләгән затларга;

– балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау оешмаларында исәпләнүче һәм ирегеннән мәхрүм итү урыннарында җәза үтәүче 18 яше тулмаган балалар;

– психиатрия ярдәме күрсәтелә торган затларга («Психиатрия ярдәме һәм аны күрсәткәндә гражданнарның хокуклары гарантияләре турында» Россия законы нигезендә);

– суд тарафыннан эшкә яраксыз дип танылган затларга (гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр, реабилитацияләнгән һәм сәяси репрессияләрдән зыян күргән дип танылган затлар);

– махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре