Бөек Ватан сугышында һәлак булган Әкмәл Кашаповның батыр исеме 81 елдан соң туган ягына – Зәй районының Сармашбаш авылына кайтып иреште. Бу көннәрдә ул яшәгән йорт диварына аның хөрмәтенә истәлек тактасы урнаштырдылар. Әкмәл Кашапов алып өлгермәгән Кызыл Байрак ордены таныклыгын быел язын район хакимияте аның сеңлесе Гыйздениса Миңнехуҗинага тапшырган иде.
Зәй районыннан Бөек Ватан сугышына 11 меңнән артык ир-егет китә. Сармашбаш авылында яшәүче Шәмсениса белән Кашафетдин Кашаповлар гаиләсеннән өч ул – Фәттахетдин, Әкмәлетдин, Мәслахетдин яу кырына чыгып китә. Сугыш башланганчы Әкмәл Екатериновка авылында җиде класс белем ала. Хисапчылар курсын тәмамлый. Зәй районының финанс бүлегендә эшли. Армия сафларына алынгач, Ленинград пехота училищесында кече командирлыкка укый. Сугыш башлангач, Карелия фронтында 52 нче укчылар полкында взвод белән җитәкчелек итә. Әкмәл Кашапов бирегә 1941 елның 7 июлендә «Чертов перевал»га таба чигенүче дошман юлын өзү өчен җибәрелә. Чираттагы бәрелештә рота командиры яралангач, җитәкчелек аның кулына күчә. Ротасы белән штурмга күтәрелә, шәхсән үзе дошманның бер снайперын юк итә, пулеметын сафтан чыгара. Әлеге батырлыгы өчен ул Кызыл Йолдыз байрагы ордены белән бүләкләнә. Тик дәрәҗәле бүләген алырга өлгерми, батырларча башын сала. 62 кыю сугышчы дошманның 200 кешесен юк итеп һәлак булалар.
– Әкмәл абый эшкә үҗәт, укырга хирыс, авылның абруйлы, гармунчы егете иде. Армиягә дә олауларда гармун уйнап китте. Миңа күлмәк бүләк иткәнен, армиягә киткәндә мине күтәреп, кочагына алганын әле дә хәтерлим, – дип искә ала сеңлесе Гыйздениса.
Шулай итеп, Кашаповлар гаиләсенә сугышның башында ук Әкмәлетдиннең батырларча һәлак булуы турында хәбәр килә. Ата-ана бу кайгыдан айный да алмый, ике айдан төп нигезгә Украина фронтында сугышкан Фәттахетдиннең, 1942 елда Мәскәү астында барган сугышта һәлак булган Мәслахетдиннең үлеме турында кара мөһерле хат килеп ирешә. Әниләре Шәмсениса бу кайгыдан сулып кала, сагыштан аны уллары Гыйльмулла, Сәхабетдин, кызы Гыйздениса аралый.
Илгә Җиңү килгәч, Сармашбаш авылына бер-бер артлы сугышчылар биек Ялантау тавыннан төшеп кайта. Кашаповлар гаиләсенә кайтыр солдат юк. Ләкин сугыш бетеп, ике ел узганнан сон, Гыйздениса әлеге таудан аркасына биштәр аскан бер солдатның кайтып килүен күрә. Ул тау итәгенә төшәрәк кызулый төшә, кулын изәгән итә. Кемнәргәдер сөенеч була бүген, дип кызыгып, ишегалдына керә кыз. Һәм көтмәгәндә йортка әзмәвердәй гәүдәле Фәттахетдин килеп керә, әниләре Шәмсениса аны күреп һуштан язып егыла. Шулай итеп анада яшәүгә өмет, киләсе көнгә ышаныч уяна. Сигез елдан соң туган ягына кайтучы Фәттахетдин Ялантау тавыннан туган авылын, туган йортын күргәндә нинди генә хисләр кичерде икән?! Башта армия хезмәте, Фин, Бөек Ватан сугышлары, әсирлек газабы... Могҗиза белән исән калган Фәттахетдин Аллаһы Тәгаләнең барлыгы, берлегенә инанып, туган як, туган авыл, туган нигез, туганнарның кадерен белеп кайта. Яуда башларын салган ир туганнарын онытмый: Фәттахетдин энесе белән Гыйльмулла өлкән улларына алар исемнәрен кушалар. Буыннар чылбыры өзелми: хәзер илнең аларның оныклары саклый.
Рәзимә Кашапова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез