Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында быел Татарстаннан 558 укучы катнашты. Шуларның 55е – җиңүче, 210ы – призер. Бу узган ел белән чагыштырганда, 21 призлы урынга күбрәк дигән сүз. Бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында республиканың уку алдынгыларын бүләкләделәр.
Олимпиада хәрәкәте быел 12 меңнән артык укучыны үз эченә алган. Татарстан олимпиада җиңүчеләре саны буенча беренче бишлеккә керде. Быел Санкт– Петербургтан гына бераз калыштык. “Бу вакытлыча күренеш. Киләсе елга барысын да төзәтербез” – ди Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.
 Министр алдынгы укучыларны тәбрикләү тантанасында рәхмәтне иң элек укытучыларга әйтте. Аннан “акыллы баш”ларыбызга матур теләкләр теләде. Шулай ук бу уңышларда республика ярдәмен дә телгә алды.
 –Ел саен укучыларны бәйгеләрнең ил этабына җибәрәбез. Еракларга барып кайтуның бәясе бар. Әйтик, Саха–Якутиягә бару гына 3 миллион сумга төшә. Монда бар чыгымнар да керә. Республика ярдәме шулкадәр зур, башка төбәкләргә хыялланырга гына кала. Республика илкүләм олимпиадасында җиңүчеләргә – 200 мең сум, призерларга 100 мең сум акча бирә,–диде Илсур Гәрәевич.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез