Еланнар күп! Җиләккә баручылардан бу сүзләрне еш ишетергә туры килә. Яз иртә килү сәбәпле, быел еланнар да иртә уянды. Башка елларда алар апрель уртасында гына күзгә чалынса, быел исә беренче елан 31 мартта ук очрады. Җиләк өлгергән чорда елның-елында икеләтә активлаша алар.
Мамадыш районының Түбән Яке авылы җиләклекләрендә дә быел еланнар күп икән. Елан гына түгел, янәшәдәге урманда аю да бар, дип сөйләшәләр. Әмма җиләк җыюны күңел эше генә түгел, кәсеп иткән якелеләр куркып тормаган – каен җиләге өлгергән беренче көннәрдән үк тәмле хезмәттә алар.
– Җиләк җыярга аякка озын резин итекләр киеп барабыз. Быел еланнар бик күп. Күп җирдә телефон тотмый бит. Шуңа җиләккә иптәшсез генә чыгып китмибез. Юкса бер елны җиләккә барган җирдән авылдашыбызны елан чагып, бик озак ярдәм көтеп утырган. Шалтыратып ярдәм чакырырга телефоны тотмаган, янында иптәше дә булмаган, – ди тәҗрибәле җиләкче Лилия Мусина.
Татарстанның атказанган артисты Динар Хөснетдиновны да берничә көн элек елан чаккан. Бу юлларны язганда артист Әлмәт үзәк хастаханәсендә дәвалана иде.
– Мин җиләккә йөри торган кеше түгел. Еланнардан да куркам. Бу юлы никтер ул хакта уйлап та кармадым. Чаллыга кайтып барганда юл читендә машиналар туктаган. Нәрсә җыялар икән дип, кызык өчен генә туктаган идем, каен җиләге икән. Берничәне алып кабыйм дип кулымны сузуым булды – сизми дә калдым, нидер тешләп алды. Елан икәнен аннары гына аңыштым. Шундук бармак шешеп чыкты, аннары кул шешә башлады. Хастаханәгә киттем, – ди артист.
Анда исә аны тагын да гаҗәпләнерлек хәлләр көткән. Динар Чаллыдагы «Ашыгыч ярдәм» хезмәтенең кабул итү бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Анда аны кабул итмәгәннәр, травматология бүлегенә җибәргәннәр. Монда да кире борганнар: кире «Ашыгыч ярдәм»нең кабул итү бүлегенә барырга кушканнар. Аптырагач, 112 номеры буенча шалтыраткан ул. Алары Динарның мөрәҗәгатен шул ук «Ашыгыч ярдәм» хезмәтенә җибәргән. Тегеләре аңа шалтыратып: «Безнең бүген чакырулар күп, травматология бүлегенә барыгыз», – дигәннәр. Юкса әле берничә минут элек кенә шул бүлектән кире борып чыгарганнар үзен. Беренче ярдәм ала алмыйча аптырап йөри торгач, Динар Әлмәткә кайтып киткән. Күптән көтелгән беренче ярдәмне дә нәкъ менә биредә күрсәткәннәр аңа.
– Чаллыдан әллә ничә табиб шалтыратты инде миңа. Хәзер мине ник кире боруларын ачыкларга тырышалар. Эт – эткә, эт – койрыкка, кыскасы, – ди Динар Хөснетдинов.
Татарстанның баш токсикологы Алия Насыйбуллина сүзләренә караганда, әлегә аларның бүлегенә елан чаккан ике кеше генә мөрәҗәгать иткән. Елан чакканнан соң тән тиресе кызарып чыга, кайнарлана. Чаккан урыннан өстәрәк шеш барлыкка килә – елан чаккан кул яки аяк зурая. Баш авырта, әйләнә, хәлсезлек барлыкка килә, укшыта, сулыш алу авырлаша, йөрәк еш тибә башлый.
– Елан аякны чакса, артык хәрәкәтләр ясарга ярамый, кулны чакканда да ул урынны мөмкин кадәр азрак селкетергә кирәк. Елан агуын суырырга ярамый. Беренчедән, алай гына агудан тулысынча котыла алмыйсың. Икенчедән, авыз куышлыгында яра булып, инфекция керергә мөмкин. Елан чаккан урынны жгут белән кысарга да ярамый. Бу хәлне тагын да катлауландырырга мөмкин.
Врезка
Еланнан саклану өчен:
– Табигатькә чыкканда озын резин итекләр, калын йон оекбаш, иркен калын чалбар кияргә кирәк. Җиләк җыйганда, куе үләнне башта озын таяк белән ачып карарга, түмгәккә күзегез төшсә дә, иң элек таяк белән йөрткәләп, тикшереп чыгарга кирәк.
– Елан беркайчан да беренче булып ташланмый. Табигатьтә йөргәндә аларның тынычлыгын сакларга, тузгытмаска кирәк. Елан янына килеп чыккансың икән, кискен хәрәкәт ясамыйча, тыныч кына кирегә борылу хәерле.
– Үзең белән аллергиягә каршы дару һәм су йөртергә кирәк. Елан чакса, аллергиягә каршы бер төймә дару эчәргә һәм тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк!
Елан турында 3 факт
– Еланнар эсседә үрчи дигән сүз дөреслеккә туры килми. Җәйге челләдә аларны очрату ихтималы гына арта. Ник дигәндә, 33–35 градус эссе көнне алар авыр кичерә, күбесе үлә. Шуңа күп кенә еланнар андый эссе көннәрдә күләгәле, салкынча урыннарда, бигрәк тә су буйларында качып ята.
– Иртәнге якта еланнар аеруча актив була. Кояш иң нык кыздырган мәлдә (көндезге 11–16 сәгатьләрдә) сүлпәнләнә. Ә менә кара елан (гадюка), киресенчә, кояш ярата. Шуңа күрә ул көндез күбрәк очрый. Кояш кыздырган мәлдә сукмакка, ташка, үләнгә ятып кызынырга ук мөмкин.
– Елан агуы иң беренче чиратта нерв күзәнәкләренә бәрә. Моннан тыш ул канны сыеклата, ул чаккан урындагы тән тиресе «үлә».
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез