Быел инфляциянең биш проценттан артмаска тиешлеген әйткәннәр

Премьер-министр билгеләп үткәнчә, бәяләрне күзәтеп торуның махсус системасы булдырылган.

Премьер-министр Михаил Мишустин быел Россиядә инфляциянең биш проценттан артмаска тиешлеген белдергән.

- Сез саннарны бик әйбәт беләсез: инфляция июль башына 3,4% тәшкил иткән иде. Белгечләр фикеренчә, ел йомгаклары буенча бу күрсәткеч 5 проценттан артмаска тиеш. Карарбыз, – дигән ул Владимир Путин белән очрашуда.

Шул ук вакытта Премьер бәяләрне күзәтеп торуның махсус системасы булдырылуын, аның, беренче чиратта, азык-төлек кәрҗиненә кагылуын билгеләп үткән.

- Һәр көн саен минем өстәлемдә халык өчен иң кирәкле әйберләрнең бәяләре буенча өч-дүрт төрле чыганактан мәгълүматлар ята. Бу – Росстат, салым хезмәте, тиешле аналитик үзәкләр мәгълүматлары. Без аларны бик җентекләп карап-күзәтеп торабыз, – дип басым ясап әйткән Премьер-министр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре