Газетага язылу

Быел Казан метрополитенында иҗтимагый Wi-Fi барлыкка киләчәк

Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Илья Начвин Казан метрополитенында Wi-Fi челтәрләрен үстерәчәкләрме дигән сорауга җавап бирде, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Әйе, безнең шәһәр белән берлектә шундый планнарыбыз бар. Станцияләрдә генә түгел, ә бер станциядән икенчесенә барганда, вагон эчендә дә интернеттан файдалану мөмкинлеге булачак», – диде Начвин.

Планнар нигезендә, быел Казанда метроның барлык станцияләрендә дә иҗтимагый Wi-Fi эшләтеп җибәреләчәк, дип өстәде ул.

Гомумән алганда, Татарстанның җәмәгать урыннарында Wi-Fi иҗтимагый челтәрләрен үстерү буенча планнар бар.

«Биредә транспорт тукталышлары, күп функцияле үзәкләр, поликлиникалар хакында сүз бара», – дип өстәде министр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре