Газетага язылу

Быел нинди һөнәрләргә бушлай өйрәтәчәкләре мәгълүм булды

Агымдагы елда “Кадрлар” илкүләм проекты кысасында бушлай өйрәтеләчәк һөнәрләр исемлеге расланган. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

Шул рәвешле хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган 186 һөнәргә, ә махсус хәрби операция ветераннарын –213 һөнәргә өйрәтәчәкләр.
Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков исемлекнең хезмәт базарындагы бүген вазгыятьтән чыгып яңартылуын белдергән.
“Исемлеккә 186 төрле һөнәр, ә махсус хәрби операция ветераннары өчен тагын да күбрәк – 213 һөнәр кертелгән. Әлегә һәр юнәлеш буенча мәгариф программаларын булдыру эше алып барыла. Дәресләрне март аенда башлап җибәрү күздә тотыла”, – дип билгеләп үткән ул.
Яңа һөнәр алырга теләүчеләр өчен генә түгел, бәлки квалификациясен күтәрергә теләүчеләр өчен дә программалар булдырылачак.

Исемлеккә кертелгән һөнәрләр арасында – автомеханик, мәгълүматлар базасы администраторы, автобус, йөк автомобиле, трамвай һәм троллейбус йөртүче, машинист, механизатор, технологик җиһазлар операторы, тегүче, пешекче, слесарь, токарь, эретеп ябыштыручы, химик анализ лаборанты, авыруларны карау буенча кече медицина шәфкать туташы, интерфейслар дизайны буенча белгеч, ясалма фәһем белән эшләп буенча белгеч, экскурсовод, кунакханә администраторы һ.б.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре