Быел Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы республикада яшәүче 1,2 миллион кешене диспансеризация белән колачларга ниятли. Бу хакта министр Марсель Миңнуллин «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
Бу санның 60 проценты хезмәткә яраклылар яшендәге кешеләр икән. Еш кына нәкъ тә менә шулар табибка күренүгә әллә ни игътибар итми, ди. «Безнең төп бурыч – җитди авыруларны иртә стадияләрдә ачыклау. Вакытында диспансеризация узу киләсе 20 елга кешенең сәламәт тормышын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә», – диде министр. Марсель Миңнуллин сүзләренчә, бернәрсәгә дә зарланмау сәламәтлекнең яхшы булуы турында сөйләми әле. «Җитди проблемалар булуын табиблар гына күрә ала», – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез