Быел «Сәләт» сменаларында 172 мең бала катнашачак. Бу хакта матбугат очрашуында Татарстанның яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков әйтте.
«Сәләт»нең үз традицияләре бар. Форумнар һәм сменалар елдан-ел югары дәрәҗәдә уза. Ел саен көчле, бердәм команда җыела. Безнең өчен бу бик мөһим», – диде министр урынбасары.
Елдагыча, җәй дәвамында Биләрдә «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумнары уздырылачак.
Быел да соңгы алтынчы форумда «Алдынгылар хәрәкәте» вәкилләре катнашачак. «Сәләт» тә, «Алдынгылар хәрәкәте» дә – мөмкинлекләр мохите. «Алдынгылар хәрәкәте» яшь оешма булса да, аның инде үз юлы бар. Шуңа күрә безнең бурыч – берләшү, яңа буын тәрбияләү, – диде «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез