Быел «Сәләт»нең җәйге ялы 33 аланда узачак. Бу хакта матбугат очрашуында «Сәләт» яшьләр үзәге җитәкчесе Айгөл Габдрахманова хәбәр итте.
«Сәләт»нең 7 көнлек сменалары инде эшли башлаган. «Икесе дә яңа сменалар. Беренчесе – гимназиядә укучылар өчен «Сәләт-Адымнар», икенчесе «Сәләт-Асылташ» мәктәбендә укучылар өчен «Сәләт-Алмагач» сменасы», – дип сөйләде Айгөл Габдрахманова.
Аның сүзләренә караганда, «Сәләт»нең җәйге аланнары, гадәттәгечә, республиканың төрле районнарында, Чувашиядә, Башкортстан һәм Кырымда узачак. «30 нчы җәй бик кызу булачак. Сыйфатка зур игътибар бирәбез. Ел саен программалар яңартыла. Быел 30 еллык уңаеннан зур «Сәләт» җыены узачак. Төрле еллардагы «сәләт»леләр җыелачак», – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез