Газетага язылу

Быел Татарстанда ана капиталының ничек индексацияләнәчәге турында сөйләделәр

Татарстанда ана капиталы программасы гамәлгә кергәннән бирле барлыгы 439 мең гаилә дәүләт ярдәме акчасыннан файдаланган. Республикада гариза тапшырылмыйча гына 136,3 мең сертификат бирелгән. Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин коллегия утырышында шулай дип белдергән.

«Ана капиталы программасы балалы гаиләләргә ярдәм итүнең иң үтемле чараларыннан берсе булып кала. Быел ул индексацияләнәчәк. Беренче балага түләү күләме – 729 мең сум чамасы, икенче балага – 963 мең сум тәшкил итәчәк», – дип билгеләп үткән ул.

Моннан тыш, Вафин сүзләренә караганда, Социаль фондның Татарстан буенча бүлегенә Дагыстан Республикасында яшәүчеләргә ана капиталын билгеләү һәм түләү вазыйфасын йөкләү узган елда тулысынча төгәлләнгән. Ике ел эчендә 60 меңләп гариза алынып, 15 миллиард сумнан күбрәк  түләнгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре