Быел Татарстанда илкүләм проектларны финанслауга 45,2 млрд. сум акча тотылачак

Быел Татарстанда илкүләм проектларны финанслауга 45,2 млрд. сум акча тотылачак. Бу хакта Татарстан Финанс министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе, Федераль казначылыкның Татарстан буенча идарәсенең Хөкүмәт Йортында узган уртак коллегиясе утырышында финанс министры Радик Гайзатуллин әйтте. Утырышта 2023 елда Татарстанның берләштерелгән бюджетын үтәү нәтиҗәләре һәм 2024 елга республиканың финанс, казначылык һәм салым органнары бурычлары турында фикер алыштылар.

Агымдагы елда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. 2023 елга Татарстанда илкүләм проектлар кысаларында чараларны финанслауның гомуми күләме 45,2 млрд. сум тәшкил итә. Шуның 30,1 млрд сумлык өлеше – федераль бюджет акчасы. Калган 15,1 млрд. сумы Татарстан бюджетынан түләнә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре