Быел Татарстанда үзара салым өчен 1,3 миллиард сум бирелә

Быел Татарстанда үзара салым өчен 1,3 миллиард сум бирелә. Билгеле булганча, җирле халыктан җыелган акчаның һәр сумына төбәк бюджетыннан тагын 4 сум өстәлә. Гомумән алганда, 2013 елдан бирле (проект шул елдан гамәлгә ашырыла) республика казнасыннан бу максатка 9 миллиард сум юлланган. Авыл халкы үзе 2,3 миллиард сум җыйган.

Үзара салым салада яшәүчеләргә зиратларны, башка урыннарны төзекләндерү, юллар, корылмалар төзү мөмкинлеге бирә. Акча җыю һәм аны тоту мәсьәләсен хәл итү өчен 463 җирле иҗтимагый идарә оешмасы булдырылган.

Сүз уңаеннан, агымдагы елда «Безнең ишегалды» төбәк программасын гамәлгә ашыруга 10 миллиард сум юллана. Программага 30 муниципаль берәмлектә 833 йортның ишегалды кертелгән. 2020–2023 елларда барлыгы 4,3 меңнән артыграк ишегалды төзекләндерелгән. Бу эш җәмгысы 34 миллиард сумга төшкән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре