– 2025 ел өчен декларация кампаниясе тәмамланырга бер атнага якын вакыт калды. Узган ел алган керемнәр өчен 30 апрельгә кадәр декларация тапшырырга һәм салымны 15 июльгә кадәр түләп бетерергә кирәк, – диде Марат Сафиуллин Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта. – Шунысы да мөһим: тиешле вакытта декларация тапшырмаган очракта, салым органнары салымны үзләрендә булган мәгълүмат нигезендә исәпләячәк. Керемнәре турында вакытында хисап тотмаучыларга кимендә 1 мең сум күләмендә штраф яный.
2026 елның 1 апреленә алынган мәгълүматларга караганда, салым органнарында 227 меңнән артык декларация теркәлгән инде. Шуның 23 мең чамасы физик затлардан килеп ирешкән. Декларация кампаниясе нәтиҗәләре буенча ел азагына кадәр республика бюджетына 5,7 миллиард сумнан артык акча керәчәк дип фаразлана.
Керемгә кайсы очракта салым түлисе юк икәне дә билгеле.
– Физик затлар ике очракта керемнәре өчен хисап тотудан азат ителә. Беренчедән, мирас итеп алган, хосусыйлаштырылган, якын туганыңнан бүләк буларак яки рента килешүе буенча алган һәм бердәнбер милеккә өч ел хуҗа булып торганда, салым декларациясе тутырырга кирәкми. Калган барлык очракта да, милек бер кешедә биш ел һәм аннан да күбрәк вакыт теркәлгән булырга тиеш, – диде Марат Сафиуллин.
Аның әйтүенчә, күпме вакыт хуҗа булып торуга карамастан, бәясе 1 миллион сумга кадәр милек һәм 250 мең сумга кадәр транспорт чаралары өчен дә салым салынмый.
– Әмма бу сату-алу килешүенә теләсә нинди бәя язарга ярый дигән сүз түгел. Салымчылар милекнең кадастр бәясен исәпкә ала. Мәсәлән, сез йорт саттыгыз, ди. Аның кадастр бәясе – 10 миллион сум. Сату-алу килешүендә исә 8 миллион сум күрсәтелгән. Бу очракта салымны 8 түгел, ә 10 миллион сумнан исәпләячәкләр. Автомобиль белән дә шул ук хәл. Без ГАИдан даими рәвештә сату-алулар турындагы белешмә алып торабыз, – дип аңлатты Марат Сафиуллин.
Узган ел керемнәре турында вакытында хисап тотмаучыларга 105 миллион сум штраф салганнар. «Милек сату яки бүләк итүгә бәйле рәвештә керем алулары турында вакытында декларация тапшырмаучылар саны елдан-ел кими. 2024 елда андыйлар саны 8 мең кеше булса, 2025 елда – 5 мең кеше. Узган ел нәтиҗәләре буенча аларга 323 миллион сум күләмендә өстәмә салым исәпләнде, 105 миллион сумлык штраф салынды», – диделәр брифингта.

Салымчылар блогерларны да күзәтеп бара. Һәрхәлдә, журналистларны шулай дип ышандырдылар. «Татарстанда кайбер блогерларга өстәмә рәвештә физик затларның кеременә салым исәпләнде инде. Аерым фамилияләрне атамыйм, әмма без аларны күзәтеп барабыз һәм сүз саллы суммалар турында бара», – диде Марат Сафиуллин.
Ә лотереяда яки ставка куеп откан акча өчен хисап тотасымы? Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, 4 мең сумга кадәр откан акчага гына салым салынмый. «Бер уенда 4 мең сумнан 15 мең сумга кадәр акча откан очракта, физик зат үзе керемгә декларация тутырырга тиеш. Ә откан сумма 15 мең сумнан артып китсә, мөстәкыйль рәвештә хисап тотасы һәм салым түлисе юк, чөнки лотереяны оештыручы бүләкне тапшырганчы ук сездән салымны тотып кала», – диде Салым федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе.
Тормыш – лотерея дигәннәре хактырмы-юкмы, әйтә алмыйбыз, тик Татарстанда миллиардерлар саны арткан. Хәзер алар – 39 кеше. Чагыштыру өчен: 2024 елда – 37, 2023 елда 30 кеше булганнар. Марат Сафиуллин әйтүенчә, республика миллиардерларының күбесе – азык-төлек продуктлары, ягулык белән сәүдә итүче шәхси эшкуарлар, шулай ук кыйммәтле кәгазьләр белән эш итүчеләр. Алар Казанда гына түгел, ә республиканың башка шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә дә яши.
Билгеле булганча, узган елдан салым керемнәрнең прогрессив шкаласы буенча салына. Элек ике ставка гамәлдә булып, еллык кереме 5 миллион сумнан артып китмәгәннәр салымны гадәттәгечә 13 процент, ә калганнар 15 процент күләмендә түләсә, хәзер керемнәр бишкә бүленгән һәм арттырылган исәп-хисап 2,4 миллион сумнан башлана. 2025 елда Татарстанда яшәүче 95 меңләп кеше 2,4 миллион сумнан күбрәк акча эшләгән. Аларның күбесе – 76 меңнән артык кеше 2,4 миллион сумнан 5 миллион сумга кадәр еллык керем алган. Узган ел Татарстанда яшәүче 16 меңгә якын кеше – 5–20 миллион сум, 1 меңнән артык кеше – 20-50 миллион сум, тагын 600 гә якыны 50 миллион сумнан да күбрәк керем алган. Сүз уңаеннан, соңгыларына салым ставкасы 22 процент тәшкил итә. «Бездә яхшы акча эшләүче кешеләр күп», – диде бу уңайдан Марат Сафиуллин.
Декларация тапшыруның иң җиңел ысулы – салым түләүченең шәхси кабинетыннан файдалану, ди салымчылар. «Биредә шул исәптән милек һәм транспорт чаралары турында кирәкле мәгълүмат, төрле белешмәләр алырга, декларация буенча тикшерү барышын күзәтеп барырга, салым күләмен ачыкларга мөмкин. Былтыр Татарстанда яшәүчеләрнең 96 проценты салым декларациясен шәхси кабинет аша гына юллаган», – диде Марат Сафиуллин.
Идарә башлыгы әйтүенчә, 30 апрельгә кадәр узган ел алган керемгә салым декларациясен генә тапшырып бетерергә кирәк, бу таләп салым чигерүләренә кагылмый. «Әлеге төр түләүне алу өчен, декларацияне ел дәвамында юлларга мөмкин. Аны тикшерү вакыты 16 көннән артмый», – диде ул. Салым федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе сүзләренә караганда, республикада яшәүчеләр салым чигерүен алу хокукыннан еш файдалана. Былтыр Татарстанда физик затлар салым чигерүе буларак 15,1 миллиард сум акчасын кире кайтарган. Бу алдагы елга караганда 600 миллион сумга күбрәк.
Кайсы очракта салым декларациясе тутырырга кирәк?
– Торак, җир яки транспорт чарасын сатканда
– Милекне арендага биреп торганда
– Шәхси эшкуарлар, нотариуслар һәм адвокатларга
– Якын булмаган туганыңнан кыйммәтле бүләк алганда
– Чит илдәге чыганаклардан керем алганда
– Лотереяда 4–15 мең сум акча отканда
– Кыйммәтле кәгазьләр сатканда
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез