Газетага язылу

Чәкчәк

Рәмзия апа биш катлы иске йортның беренче катында ялгызы яши иде. Подъезга керүчеләр ирексездән аның тәрәзенә күз салып үтәләр. Тәрәзә төбендәге гөлләр арасында горур кыяфәт белән утырган җирән песи аларны күрмәмешкә салышып, кояш нурында изри. Песи тиклем песи башы белән җыен үткән-сүткәнгә игътибар биреп торсынмыни инде?!

Социаль челтәрләрдә блог алып баручы Тимур атлы егет бу песине инде бөтен дөньяга танытты. Песиләр бәхетлерәк: аларны халык ярата, шуңа аларга эстрада артистлары кебек маймыллану таләп ителми. Песиләрнең даны ерак, дәрәҗәләре югары.

Рәмзия апа – аш-су остасы. Аеруча чәкчәкне бик тәмле итеп пешерә. Матурлап өеп куя да күршеләренә таратып йөри. Корбан бәйрәмендә дә, Пасхада да, Яңа елда яки беренче кар төшкән көндә. Бәйрәмнәрдә һәм үзе бәйрәм ясарга теләгән мәлләрдә. Кухняда иске таба җыр суза, анда май чыжлый, бөтен тирә-якка татлы ис тарала. Бераздан затлы тәлинкәләргә салынган баллы алтын өемнәрне күтәреп Рәмзия апа чыга һәм ишекләрне тукылдата башлый:

– Мәрьям, монысы сиңа, кызым.

– Мәгез, Николай Петрович, чәй эчәрсез.

– Оксана, бәләкәчем, менә, әле генә пешердем.

Татарларга татарча эндәшә, русларга русча, чуашларга, мариларга, барысына да – үз телләрендә. Үзе белгән дәрәҗәдә. Берсен дә читкә куймый. Аның өчен барысы да кадерле, барысы да – күршеләр.

Блогер Тимур гына күп вакыт юлына аркылы төшеп, камерасын куша:

– Карагыз, безнең теге карчык тагын подъезд буйлап ризык өләшә, – ди ул каядыр еракка эндәшеп. – Ник шулай кыланасың, әбекәй? Ачлык чор түгел, беркемгә дә гуманитар ярдәм кирәкми. Сиңа хәтта рәхмәт әйтүче дә булмаячак. Рәхмәт әйтсәләр дә, чын күңелдән түгел. Хәзер һәркем үзе өчен яши. Табыш өчен.

Рәмзия апа, елмаеп, аңа тәлинкә тоттыра:

– Мә, улым, тәмләп чәй эчәрсең. –һәм өстәп куя: – Игелек ул – базар түгел, аннан табыш эзләмиләр.

Рәмзия апа ары китә. Тимур тәлинкәсен тотып бераз тын тора да подписчикларының күңеле булырлык берәр сүз әйтеп куя.

Көн артыннан көн үтеп тора. Язларны – җәй, җәйне кыш алыштыра. Ә подъездда әледән-әле татлы ис тарала. Кыңгыраулы ишек төпләрендә чәкчәкләрен елмаюга төреп Рәмзия апа хасил була.

Тик бер мәлне бу хәл туктап калды. Күршеләр бертын юксынып йөрделәр дә Рәмзия апаның үз ишеген шакылдаттылар. Тик аны ачучы табылмады. Ахыр чиктә барысы бергә киңәшләшеп, ватып керергә мәҗбүр булдылар. Рәмзия апа кухня идәнендә хәрәкәтсез ята иде.

Моны күрүгә, подъезд кырмыска оясына әйләнде. Николай Петрович, элеке баш врач, үзенең барлык бәйләнешләрен җигеп, иң яхшы белгеч тапты һәм авыруны иң затлы хастаханәгә салдыртты. Оксана ире белән кирәкле дарулар артыннан чапты. Мәрьям Рәмзия апаның түшәге яныннан да китмичә, куна-төнә кирәкле нәрсәләрен китерде, урын-җирен алыштырды. Күршеләрнең берсе җирән песине тәрбияләде, икенчесе гөлләрне карады. Кыскасы, бөтен подъезд Рәмзия апа хәсрәтен күтәреште. Хәтта кечкенә балалар да: «Рәмзия апа, тизрәк савыгып чык!» – дип сурәтләр төшереп җибәрделәр.

Тимурга бераз кыен иде. Менә бу күренешләрне үз блогында чагылдыра алмавы өчен дә… Кешеләр күңелендәге игелекне челтәргә элү мөмкин түгел, элгән хәлдә дә ул лайклар җыя алмый… Блог ул цирк аренасы кебек: анда хайваннар һәм клоуннар уңыш казана.Кешеләрнең барысы да табыш турында гына уйламый, үзләрен генә хәстәрләми икән. Аларга ышанырга, таянырга, яхшылык кылырга кирәк икән.

Беркадәр вакыттан соң Рәмзия апа кабат аягына басты. Бераздан ул тагын чәкчәк пешерде. Әлегә аны үзе тарата алмый иде. Аларны Тимур таратты.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре