Чаллы янындагы бакчачылык ширкәтендә ир-ат үз машинасына тапталып үлгән

Фаҗига кичә кичке бишләр тирәсендә республиканың Тукай районы «Весна-1» бакчачылык ширкәтендә булган, дип яза kazanfirst.

Ачыкланганча, 60 яшьлек ир-ат үзенең Lifan автомобилен йорты янына туктатып, багажнигын ачкан һәм азык-төлек бушата башлаган.

«Машина йөртүче автомобилен кул тормозына куймаган, шуның аркасында кабызылмаган транспорт чарасы артка таба хәрәкәт итә башлаган һәм машина артында торган ир-ат өстенә килеп менгән», - дип искәртте Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.

Алган җәрәхәтләрдән ир-ат шунда ук һәлак булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре