Чаллы мәктәбендә 7 нчы сыйныфта укучы кызның өстенә тәрәзә килеп төшкән

Үсмернең хәле – канәгатьләнерлек.

Чаллы шәһәренең 22 нче мәктәбендә 7 нче сыйныфта укучы кыз өстенә тәрәзә килеп төшкән. Хәзер мәктәп директоры бу хәлнең шаһитларын сораштыра. Гадәттән тыш хәлнең нечкәлекләре ачыклана, дип яза “Челнинские известия”.
Басма хәбәрчесенә мәгълүм булганча, зыян күргән кызны хастаханәдә тикшергәннәр. Аның хәле – канәгатьләнерлек. Үсмерне өенә кайтарып җибәргәннәр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре