Чаллы шәһәре янында урнашкан «Следопыт» лагерен Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча яңартачаклар

Тукай районының Ильичевский бистәсендәге «Следопыт» балалар сәламәтләндерү лагерен 870,1 миллион сумнан артык акчага капиталь ремонтлаячаклар. Бу хакта дәүләт сатып алулар сайтында хәбәр ителде.

Тендер документлары буенча, тугыз йокы корпусы, ашханә, медицина блогы, кер юу бүлмәсе, администрация һәм контроль-пропуск пункты биналарына капиталь ремонт ясалачак.

Шулай ук, территорияне төзекләндерергә һәм кирәкле әйберләр (җиһазлар, инвентарь) сатып алырга планлаштырыла.

Заказчы – ТР «Главстрой» ДБУ. Акчалар республика бюджетыннан бүленәчәк.

Гаризалар бирү 15 октябрьдә булачак, подрядчыны 17 октябрьдә билгеләячәкләр. Башкаручы эшкә керешәчәк һәм аны 2026 елның 8 июленә төгәлләячәк.

Элегрәк, июль уртасында, эшләмәгән «Следопыт» лагерен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов караган иде. Республика башлыгына объектны торгызу проекты тәкъдим ителде. Аны карагач, ТР Рәисе тиешле ведомстволарга эшкә керешергә кушты.

560 урынлык «Следопыт» балалар сәламәтләндерү лагере 1988 елда төзелгән. Ләкин соңгы дистә елларда биналар һәм инфраструктура начарланган. Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев хәбәр итүенчә, капиталь ремонттан соң ул КАМАЗның дүртенче балалар лагере булачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов Татарстан Рәисе милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" Раис

Көн хәбәре