Газетага язылу

Чаллы – Сарман юлында яңгыр аркасында асфальт зыян күргәнгә, хәрәкәт итү туктатылды

Чаллы – Сарман трассасында яңгыр аркасында асфальт-бетон өслеге ишелгән. Участокта транспорт хәрәкәте тулысынча ябылган. Проблеманы хәл итүгә республика хакимияте дә кушылды.

Чаллы – Сарман юлында яңгыр аркасында асфальт зыян күргәнгә, хәрәкәт итү туктатылды

Килеп туган вазгыять белән бәйле рәвештә автомобильчеләргә Татарстанның Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин мөрәҗәгать итте.

«Юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысыннан да килеп туган вазгыятьне исәпкә алуларын һәм Петровск заводы һәм Ләке авыл җирлекләре аша оештырылган урау маршруттан файдалануларын сорыйм. Хәзерге вакытта һәлакәт урынында барлык җаваплы хезмәтләр катнашында оператив киңәшмә уздырыла. Белгечләр вазгыятьне бәяли һәм һәм хәрәкәтне торгызу өчен кирәкле чаралар күрәләр. Тынычлык саклавыгызны, юл хезмәтләре таләпләрен үтәвегезне һәм рәсми мәгълүматны күзәтеп торуыгызны сорыйм», – дип язды Хөснуллин ВК дагы үз битендә.

17 июльгә каршы төндә Татарстанда 108 мм яңгыр яуган, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре