Газетага язылу

Чаллы халкын ниләр борчый?

Юллар да төзелсен, биналар да яңартылсын, ләкин үзәктә кешеләр булсын. Татарстан Дәүләт Советы Фәрит Мөхәммәтшинның Чаллыда яшәүчеләр белән очрашуында яңгыраган төп фикерләрнең берсе бу. Автокала халкы парламент башлыгыннан ниләр сорады?

Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыга эшлекле сәфәрен капиталь төзекләндерүдән соң ачылган 11 нче спорт мәктәбен караудан башлады. Сүз уңаеннан, моннан 40 еллап элек ачылган бу мәктәп беренче көннәреннән үк волейболчылар әзерли. Татарстанның волейбол федерациясен дә җитәкләүче Фәрит Мөхәммәтшин спорттагы зур уңышларга нигез нәкъ менә район һәм шәһәрләрдәге мәйданчыкларда салынуын әйтте.

Шуннан соң парламент башлыгы һәм Татарстан Дәүләт Советының VII чакырылыш депутатларына кандидатлар, автокалада яшәүчеләр белән очрашып, аларның гозерләрен, теләк-тәкъдимнәрен тыңлады. Әлеге чара «Бердәм Россия» берләштерә» автобус марафоны кысасында узды. Сүз уңаеннан, әлеге автобус Татарстанның 30 район һәм шәһәрен йөреп чыкты. Чаллы марафонның соңгы тукталышы булды.

Көн кадагында торган проблемаларга күчкәнче, шәһәрнең уңышларын, андагы яшәү дәрәҗәсен барлыйк. Чаллы мэры Наил Мәһдиев сөйләвенчә, автокалада уртача хезмәт хакы 82 мең сумнан артып киткән. Бу санның Казандагы күрсәткечләрдән зуррак булуын исәпкә алсак, үзеннән-үзе, бер дә начар яшәмиләр икән, дигән нәтиҗә ясала.

– Без 8,5 ел элек алгарышлы үсеш территориясе статусына ия булдык. Шушы еллар эчендә 48 яңа завод ачылды, 43 млрд сум инвестицияләр җәлеп ителде, 9800 яңа эш урыны булдырылды, – дип тә өстәде шәһәр мэры.

Чаллы үзгәрә, күп үзгәрешләр илкүләм проектлар һәм республика программалары кысасында башкарыла. Әмма шәһәр халкын борчыган мәсьәләләр дә бар. Әйтик, 5 нче шәһәр хастаханәсенең бинасы бик искергән. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты башлыгы Светлана Захарова да, әлеге хастаханәдә эшләүче табиблар да әйтте.

– Билгеле, бездә бик күп яңа биналар төзелә, яңа объектлар ачыла. Бу эшне дәвам иттерергә кирәк. Әмма хәзерге көндә кадрлар җитмәү мәсьәләсе бик кискен тора. Хезмәт хакы түбән булгач, яшьләр, бер һөнәргә укый да бөтенләй икенче юнәлештә эшли башлый. Без әллә нинди зур сарайлар салырбыз, ләкин аларда кем эшләр? – диде бу хакта Фәрит Мөхәммәтшин.

Наил Мәһдиев сүзләренә караганда, яңа хастаханә бинасының проекты инде әзер диярлек. 2025 елда эшкә тотынырга ниятлиләр.

Моннан тыш, Чаллыдагы очрашуга килүчеләр шәһәрдәге Мәскәү проспектын озайту, яңа мәктәпләр төзү мәсьәләләрен дә күтәрде. Чарада алда көтелгән сайлау турында да сөйләштеләр, әлбәттә. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, Дәүләт Советы фәкать халык тарафыннан сайлана.

–  Без аның күппартияле булачагына ышанабыз. Тәҗрибәле депутатларыбыз да, үз сайлаучыларын табып, яңадан сайланыр, дип уйлыйбыз. Шул рәвешле без алга таба да парламент җилкәсендәге бурычларны хәл итәрбез, – диде ул.

Фото: gossov.tatarstan.ru

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре