Чаллы шәһәрендә булган бу вакыйга турында «Челнинские известия» хәбәр итә.
Хатын-кызларның бары тик берсе генә провакациягә бирелми кала. ГЭС бистәсендә яшәүчегә Германиядән шалтыраталар. Шәхси мәгълүматларны саклау җәһәтеннән шалтыратабыз дип, 300 мең сум акчасыннан коры калдырмакчы булалар. Әмма ул сүз боткасы ясап тормый. Телефонны куя. Соңрак полициягә дә шалтырата.
Ни кызганыч, аның яшьтәше мошенникларның һөҗүменә бирешә. Чувашиядә, Амур өлкәсендә, Мәскәүдә теркәлгән телефон номерлары аша бу хатын-кызны, счетыңа чит кешеләр керә алган дип куркытып, банкоматтан 310 мең сум акчасын күчерергә мәҗбүр итәләр.
 Өченче очракта исә хатын-кыз баеп китәргә ниятли. Кая икәнен үзе дә аңламыйча, 735 мең сум акчасын миллионнар алу бәрабәренә «инвестицияли».
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез