Чаллы шәһәренең “Доверие” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, “Демография” илкүләм проекты нигезендә, “Яралар. Яраланганда беренче ярдәм” дигән темага дәрес уздырылган. Очрашуга 8 нче поликлиниканың хирургия бүлеге табибы Андрей Уткин килгән, дип хәбәр итә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.
Хирург, үзенең эш тәҗрибәсеннән мисаллар китереп, пенсионерларны яраларның төре белән таныштырган, яраланганда беренче медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләсенә кагылып үткән, табибка кадәр нәрсә эшләргә икәнен аңлаткан.
Очрашуда шулай ук табигать кочагында һәм көнкүрештә җәрәхәтләнү-яраланулардан саклану ысуллары турында сөйләп үтелгән.
Көндезге төркемнәрдә мондый дәресләр 2020 елдан бирле үткәрелеп килә. Үзәкнең эшчәнлеге психикасына зыян килгән кешеләрнең тормышын җиңеләйтүгә, шулай ук социаль-көнкүреш күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән.
“Демография” илкүләм проекты 5 федераль проектны: “Бала туганда гаиләгә финанс ярдәме”, “Халыкның мәшгульлегенә ярдәм итү”, “Өлкән буын”, “Иҗтимагый сәламәтлекне ныгыту”, “Спорт – тормыш нормасы” проектларын үз эченә ала. Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2019 елдан бирле гамәлгә ашырылып килә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез