Газетага язылу

Чаллыда ришвәт алган өчен поликлиниканың травматологын кулга алганнар

Чаллы судында 4 нче шәһәр поликлиникасының травматолог-ортопедына карата чикләү чарасын сайладылар. Хатын-кыз ришвәт алуда шикләнелә.

Табибка 3 елдан артык вакытка җәза каралган җинаять эше кузгатылган. Тикшерүче утырыш барышында, иректә булган килеш, табиб шаһитларга басым ясарга һәм җинаять эзләрен яшерергә мөмкин дип куркып, йорт аресты рәвешендә чикләү чараларын сайлау турында гариза бирде.

Шикләнелүче һәм аның яклаучысы үтенечкә каршы килә.

Нәтиҗәдә суд травматологны 2 айга йорт аресты астына җибәрде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре