Чаллыда Рөстәм Миңнеханов Александр Турчин белән "Родина-мать" мемориаль комплексына чәчәкләр салды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Беларусь Премьер-министры Александр Турчин Чаллыда “Родина-мать” мемориаль комплексына чәчәкләр салды.

Моңа кадәр Рөстәм Миңнеханов Александр Турчин белән “ТПК МТЗ-Татарстан” предприятиесендә тракторлар җыю цехында булып, авыл хуҗалыгы техникасы модельләрен, шул исәптән табигый газда эшләүче техниканы (“РариТЭК” бнелән берлектә эшләнгән) карады.

КФУ вәкилләре “МТЗ-Татарстан” сервис үзәгендә коммуналь техниканы роботлаштыру өлкәсендәге эшләнмәләр белән таныштырды. Әйтик, планшеттан идарә ителешле пилотсыз җыештыручы санаулы минутлар эчендә тирә-юньне тәртипкә сала. Рөстәм Миңнеханов муниципалитетларда мондый техникадан файдалануның бик уңайлы булачагын билгеләп үтте.
Шулай ук әлеге мәйданчыкта “Эйдос Медицина” үзенең симуляторлары белән стенд тәкъдим итте. Минскида 2 ел элегрәк “Эйдос” җиһазлары белән тәэмин ителгән симуляция үзәге ачылган. Шушы вакыт эчендә анда 9 мең чамасы медицина хезмәткәре укыган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов Миннеханов

Көн хәбәре