Чаллыдагы шартлау булган йортның күршесендә яшәүче: "Ул якка аягым тартмады"

Чаллыда шартлаган йортның күршесендә яшәүче Гөлфия Дусованы күңелсез хәлдән берничә адым саклап кала. Ул кичке якта кибеткә чыккан була.

- Шул йорт янәшәсендәге пекарнядан ипи алдым да,өйгә ашыктым. Күрше Рафаил белән бераз сөйләшеп тордым. Нигәдер ул якка аягым тартмады. Өйгә ашыктым. Килеп керүгә өй ишеге селкенде. Алла саклады мине,- ди ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре