Ләйсән белән бәйгедә катнашкан Чаллының “Горкоммунхоз” йөртүчесе Илмир Талипов 58нче урынга чыккан.
Чаллыдан Ләйсән Вәлиева Санкт-Петербургта автобус йөртүчеләр арасында үткәрелгән “ТранспортФест” һөнәри бәйгесендә 25нче урынга чыккан. Чибәр туташның шундый зур ярышларда тәүге катнашуы әле бу, дип яза “Челнинские Известия”.
Бәйгедә Ләйсән белән бергә Чаллының “Горкоммунхоз” йөртүчесе Илмир Талипов да катнашып, 58нче урынга чыккан. Аларның икесе дә бәйгедә актив катнашкан өчен дипломнарга ия булган. Анда Россия һәм Беларусьтан 168 йөртүче катнашкан.
Ләйсән үзе әйтүенчә, аңа автобус йөртү бик ошый. Башта Казанда эшләгән чагында ук, чыннан да, һөнәрен дөрес сайлавын аңлаган. Пассажирлар рульдә туташның утыруын күреп, һәрвакыт гаҗәпсенә-соклана.
“Афәрин, бик шәп! Маршрутта туташны күрүебезгә бик шатбыз, дип мактый үземне пассажирлар”, – ди Ләйсән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез