• Фото: rais.tatarstan.ru

Чаллыга – завод, Казанга – кунакханә

Туксан өч миллиард сумнан артык акча! Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узган инвестиция советы утырышында әнә шул бәядәге тугыз проектны хупладылар. Сүз 2,5 меңгә якын яңа эш урыны турында бара.

Чаллыда елына 2 тонна гепарин (дару матдәсе) җитештерүче заманча сәнәгать комплексы төземәкчеләр. Проектны «Фармасинтез – Кама» тәкъдим итте. Сәнәгать мәйданында 29 эш урыны булдырылачак дип фаразлана. Төзелешнең беренче чиратын – 2025 елда, икенчесен 2027 елда тәмамларга ниятлиләр.

Автокалага бәйле тагын бер сәнәгать – биредә йөк прицеплары, ярымприцеплар һәм махсус техника төзү буенча завод сафка басачак дип көтелә. Җитештерү куәте – елына 196 данә техника. Моннан тыш, Чаллыда балалар реабилитация үзәге төзергә дә тәкъдим иттеләр. Биредә физиологик һәм психологик үсешендә тайпылышлар, нерв системасы авырулары булган балалар дәвалана алачак.

Питрәч районында төзелеш инструментлары заводы проектын тикшерделәр. Биредә төрле материаллар өчен бораулар, герметика белән эшләргә җайланмалар җитештерергә ниятлиләр. Заводта 60 эш урыны булачак. Ул 2026 елда сафка басачак дип көтелә. «Бу – яхшы проект, безгә төзелеш инструментлары кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Арада иң зур инвестиция проектын «Ядран-Ойл» компаниясе тәкъдим итте. 2025 елда оешма «Иделне савыктыру» илкүләм экология проекты кысасында Казанның Отары һәм Победилово бистәләре тирәсендәге ләм кырларын рекультивацияләү эшен төгәлләячәк. Алга таба биредә яр буен төзекләндереп, иҗтимагый киңлек булдырмакчылар. «Зур Идел» мега-паркы 67 миллиард сумга бәяләнә. Биредә эшлекле конгресс-үзәк, күңел ачу паркы, кунакханә һәм апартаментлар, төрле спорт мәйданчыклары төзү күздә тотыла. «Бик зур проект. Аны тормышка ашырганда кайбер мәсьәләләрне, шул исәптән транспорт белән барып җитү мөмкинлеген исәпкә алырга кирәк. Шәһәргә якын җирдә, Идел буенда бүтән мондый мәйдан юк. Аны дөрес итеп планлаштырырга кирәк», – диде Татарстан Рәисе.

Казанның Вахитов районында премиаль дәрәҗәдәге заманча кунакханә комплексы төзү дә каралган. Аның бәясе 7 миллиард сумнан да артып китә. Инвестиция проектын «АМ Групп» компаниясе тәкъдим итте. Бу хакта сөйләшкәндә Рөстәм Миңнеханов биредәге биналарның архитектура үзенчәлекләренә дә игътибар итәргә кушты. Яңа калкып чыккан бина җирлекнең тарихи «йөзе»нә туры килергә тиеш! Биредә 270 эш урыны булачак дип фаразлана.

Лениногорск һәм Тукай районнарында чүп кимеячәк. Инвестор шулай вәгъдә итә. Ике районда да калдыкларны эшкәртү буенча автоматлаштырылган комплекс төземәкчеләр. Шул рәвешле, чүп-чарны мөмкин кадәр күбрәк дәрәҗәдә кабат кулланышка кертергә ниятлиләр. Комплекслар икенчел чималны макулатура, пыяла, пластик, кара һәм төсле металл эшкәртүче оешмаларга озатачак дип фаразлана.

Тукай районында сафка басачак кондитер фабрикасы җитештерү куәтен арттыруга йөз тотачак. Биредә елны 400 мең тонна продукция җитештерергә ниятлиләр. Завод 2026 елда эшли башлаячак дип көтелә. 600 кешегә эш урыны да булачак. Инвестиция проектын тәкъдим иткән «Эссен Продакшн АГ» компаниясе белгечләр өчен 300 кешегә исәпләнгән тулай торак төзү фикерен дә җиткерде. «Хупларга тәкъдим итәм. Зур заманча сәнәгать, яңа эш урыннары – безгә мондый проектлар кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Фикер

Талия МИҢНУЛЛИНА, Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе:

– Тәкъдим ителгән проектлар төрле, аларның әзерлек дәрәҗәсе дә аерыла. Инвестиция проекты – бик катлаулы эш. Ул җир мөнәсәбәтләре, кадрлар белән тәэмин итү, инженер челтәрләр үткәрү, проектлаштыру, төзелеш, архитектура, сату базары, капиталга бәйле сорауларга бәйле. Гомумән алганда, тәкъдим ителгән проектларның барысы да хупланды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре