Чанаң әзерме? Хөкүмәт йортында җылылык бирү сезонына әзерлек турында хисап тоттылар

Көзгә аяк бастык, димәк кышка да әзерләнә башларга вакыт. Коммуналь хуҗалык тармагында бигрәк тә алдан ук хәстәрен күрергә тырышалар. Суыклар башланганчы, нәрсәләр эшләп өлгерергә кирәк? Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр.

Хөкүмәт йортында җылылык бирү сезонына әзерлек турында хисап тоттылар.

– 15 сентябрьгә кадәр күпфатирлы йортларның барысы да җылылык бирү сезонына әзер булырга тиеш, – диде Татарстан дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин. – Кышка кергәндә барлык инженер челтәрләренең тиешенчә көйләнгән булуын җылылык бирү сезонына әзерлек паспорты раслый. Әлеге документлар барысы да ЖКХ ГИС бердәм федераль мәгълүмат системасына кертелә. Бүген федераль системада республикадагы 18 меңнән артык күпфатирлы йортның 4702 сенең паспорты бар.

Александр Тыгин милек хуҗаларына да күктән кар яуганны көтеп утырмаска кушты. «Күпфатирлы йортның ягу сезонына әзер булу-булмавын ничек белеп була, дисезме? Акыл белән эш итү дә җитә. Шәхси йорт хуҗалары үзләре алдан әзерләнә бит. Күпфатирлы йортларда да шулай булырга тиеш. Ишек-тәрәзәләр ябыламы? Түбәдән акмыймы? Шуларга игътибар итегез. Җитешсезлекләр турында идарәче оешмага, алардан алган җавапка риза булмасагыз, Торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк», – диде Татарстан Дәүләт торак инспекторы.

Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин сүзләренә караганда, республикада җылылык бирү сезонына әзерлек эшләре төгәлләнеп килә.

– Капиталь ремонт программасы җылылык бирү сезонының ышанычлылыгын һәм нәтиҗәлелеген тәэмин итә, – диде ул. – Быел капиталь ремонт программасында республикадагы 911 күпфатирлы йорт катнаша. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, шул максаттан өстәмә рәвештә 3 миллиард сум акча бүлеп бирелде. Нәтиҗәдә төзекләндерелә торган йортлар исемлеге 219 га артты. 2025 елда капиталь ремонт программасын финанслауның гомуми күләме 11 миллиард сумнан да артып китә.

Август ахырына алынган мәгълүматларга караганда, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, социаль объектларның җылылык бирү сезонына әзерлек күрсәткече 99 процентка якын. «Шулай ук 14 меңнән артык күпфатирлы йорт әзерлек паспортын алды. Бу – барлык йортларның 77 проценты чамасы», – диде Дамир Шәйдуллин.

Бу уңайдан, торак милекчеләре ширкәтләре һәм кооперативлар өчен борчылу белдерде Александр Тыгин. «Алар графиктан калыша. Әле: «Без әзер», – дип хисап тотучылар арасында да, кәгазьдә язылганнары – бер, чынбарлык  икенче булган очракларга тап булабыз. Әгерҗе шәһәренең Пушкин урамындагы 5 нче номерлы йорт әнә шундыйлардан. Бирегә милекчеләр шикаяте буенча килдек. Нәтиҗәдә документ буенча кышка әзер булып саналган йортта подвалны су баскан, торбалар берничек тә җылытылмаган, ә ишек гомумән ябылмый булып чыкты. Мондый хәлдә кышка кереп булмый», – дип сөйләде ул.

Авыл халкы исә иртәгәсен үзе кайгырта. «Йорт-җирне кышка әзерли башламаган әле. Бакчада да эш җитәрлек. Терлеккә печән, фураж ташып бетердек. Әле бәрәңгегә тотынмаган. Бу көннәрдә чөгендер, кабак алабыз. Кыш көне терлеккә анысы да кирәк, – дип сөйләде Нурлат районының Күлбай Мораса авылында яшәүчеләр. – Ут, су, җылылыкка килгәндә, кышка керүнең бернинди дә кыенлыгын күрмибез. Безнең якларда соңгы елларда салкыннарда су торбалары туңганы юк. Су башнясы әйбәт эшли, җәй көне дә су бетеп торганны белмибез хәзер. Газны өйдә үзебез көйләгәч, суыклар да куркытмый. Дөньяның шул рәхәтлекләре генә өзелмәсен».

Коммуналь хуҗалык тармагы турында сөйләгәндә, халыктан килеп ирешкән шикаятьләргә аерым да тукталдылар брифингта. Ни генә дисәң дә, бу – тармакка бәя. «Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, 2025 елның гыйнвар–июль айларында республикада яшәүчеләрдән килеп ирешкән мөрәҗәгатьләр саны Әлмәт, Лаеш, Алабуга, Лениногорск, Биектау кебек районнарда сизелерлек артты, – диде Александр Тыгин. – Әлмәттә, мәсәлән, шикаятьләр 32 процентка күбрәк теркәлгән».

Зар хатларының салкыннар башлангач күбәячәге дә көн кебек ачык. Чөнки җылылык өчен түли башлыйбыз, ә ул счет-фактураның саллы өлешен алып тора. «Тарифларга индексация бу елның 1 июлендә ясалды. Коммуналь хезмәтләр өчен әнә шул бәядән түлибез», – дип, коры гына җавап бирделәр бу уңайдан брифингта.

Билгеле булганча, җылылык, су, каты көнкүреш калдыкларын чыгару кебек тормыш рәхәтлекләре өчен бәяләр гадәттә ел саен 1 июльдә кыйммәтләнә. Быел республикада коммуналь хезмәтләргә тарифлар уртача 17,5 процентка артты. Ә Татарстанда яшәүче 1,6 миллион чамасы кеше өчен бәяләр барыннан да күпкә – 22,3 процентка кадәр үсте. Шунысы да бар: Татарстанда халыкка ярдәм итү максатыннан, торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә социаль ярдәм чаралары да каралган. Коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнары гомуми айлык керемнәренең 21 процентыннан артып киткән гаиләләргә субсидия бирелә. Тик истә тотыгыз: аны алыр өчен, коммуналь түләүләр буенча бурычлар булмаска тиеш.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре