Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Питрәч районына эш сәфәрендә, анда район Советының хисап сессиясе уза. Сәфәр кысаларында парламент башлыгы «Царево утары» торак комплексында «Йолдызчыклар» балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты. Бу – райондагы иң зур балалар бакчасы, анда 510 сабый тәрбияләнәчәк.
Фәрит Мөхәммәтшин педагогларны, ата-аналарны һәм балаларны өй туе, яңа балалар бакчасы ачылу белән котлады. «Балалар сәламәт һәм бәхетле, илебезнең лаеклы гражданнары булып үссен», – дип теләде парламент җитәкчесе.
Балалар бакчасы ачылу – Царево халкы өчен күптән көтелгән вакыйга. Торак комплекста актив төзелеш дәвам итә, биредә кечкенә балалары булган яшь гаиләләр күп. Яңа объект – әлеге торак комплекста өченче муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе. Биредә уен һәм йокы бүлмәләре, музыка һәм спорт заллары, медицина кабинетлары, азык-төлек блогы һәм хезмәт бүлмәләре урнашкан. Балалар бакчасы барлык кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балаларны йөртү өчен лифт бар. Бүгенге көндә балалар бакчасында 18 төркем эшли, шул исәптән берсе – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен. Ике төркем кечкенә яшьтәге (2-3 яшь) сабыйлар өчен оештырылган.
Балалар бакчасы бер ел эчендә (төзелеш 2024 елның гыйнварында башланган) республика программасы кысаларында төзелгән, смета бәясе 632 млн сумнан артык тәшкил иткән. Балалар бакчасының исемен социаль челтәрләрдә район администрациясенең рәсми төркемендә тавыш бирү юлы белән сайлаганнар.
Соңгы 6 елда Питрәч районында 8 яңа мәгариф учреждениесе, шул исәптән 6 балалар бакчасы төзелгән.
Мәгълүм булганча, Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин указы белән 2019 елдан гамәлгә ашырыла.
Искәртеп үтик, әлеге балалар бакчасы «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында төзелде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез