Чарли Кирктан символ ясаганда

Глобаль кризис үзенең адымнарын кызулаткан саен, бөтендөнья конфликтының контурлары ныграк шәйләнә. Планетада икътисадый хәл кызыгырлык түгел. Американың дәүләт әҗәтен түләү чыгымнары вертикаль рәвештә үсә. Бүген Вашингтонга, бурыч түләү өчен, эчке тулай продуктның 4 процентын сарыф итәргә туры килә. Бик зур сан бу, аның кызу темплар белән үсүен истә тотканда бигрәк тә.

Бөекбританиянең тышкы сәүдә дефициты рекордлы темплар белән үсә. Германиядә эшсезлек масштабы саннары рекордлы. Франциядә халык урманарда: «Байларга салымны арттырыгыз!» – дип кычкыра. Икътисад буенча Нобель премиясе лауреаты Джозеф Стиглиц Трамп сәясәте нәтиҗәсендә АКШның котылгысыз рәвештә җимереләчәген фаразлый.

Вазгыятьнең шундый катлаулы вакытында Нью-Йоркта БМО Генераль ассамблеясының 80 нче сессиясенә ил лидерлары җыела. Ортодоксаль яһүдиләр бу уңайдан протест акциясенә чыкты. Манхэттендагы Израиль консуллыгы янына җыелып, алар: «Сионизм яһүд диненә каршы килә, Нетаньяху гыйбри халкы вәкиле була алмый!» – дип кычкыра. 80 нче сессиядә Фәләстыйн дәүләтен тану мәсьәләсе күтәреләчәк. Бүген инде 150 дәүләт, шул исәптән Франция, Англия һәм Канада кебек илләр фәләстыйнлыларның дәүләткә хокукын рәсми рәвештә таныды. Израиль һәм АКШ кискен каршы чыга. Дөньяның иң куәтле державасы яклавы Нетаньяхуга зур мөмкинлекләр бирә, билгеле. Держава лидеры исә ни әйткәнен үзе дә аңларлык хәлдә түгел. АКШта бер ел эчендә наркотиклардан 300 миллион кеше үлүен әйтеп, бер кеше көлдерсә, Әрмәнстан белән Камбоджа арасындагы сугышны туктатуы белән мактанып, акыл дәрәҗәсен янә бер күрсәтте.

АКШ пропагандасы Трамп яклы блогер Чарли Киркның үлемен тулы көченә эксплуатацияли. Бу юллар Кирк җеназасы барганда языла. Мәрасимдә Трамп администрациясе тулы составта катнаша. Үтерелгән блогерны Трамп «үз буынының гиганты», «азатлык һәм гаделлек өчен корбан булучы» дип бәяләде. «Салкын канлы радикаль монстр» тарафыннан үтерелүен әйтергә онытмады. Шунысы кызык: үтерү эзләре Израильгә илтә. Израильнең төп раввины Давид Йосефның, Чарли Кирк үлеменнән 8 көн алда кайгы уртаклашып, аның гаиләсенә хат язуы мәгълүм булды. Нетаньяху бар көченә Израильнең үтерүдә гаепле түгеллеген расларга азаплана. Судья Эндрю Наполитано бу уңайдан: «Сине шик астына алганнарын белмәсәң, җинаятьне алдан ук кире кагып булмый», – дип билгеләп үтә, Израильнең үтерүче буларак бик начар абруйга ия булуын искә төшерә. Киркны җирләү мәрасиме гадәттән тыш саклык чаралары белән үтә. Трамп һәм аның яраннары пуля үткәрми торган пыяла артында утыралар.

         Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре