Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы чебиләр сатып алуга тотылган чыгымнар өлешен каплауга гаризалар кабул итә.
Шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнарга 2025 елның 1 апреленнән 1 июленә кадәр яшь кош-корт (каз, үрдәк, күркә, бройлер чебиләре) сатып алуга тотылган чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидия бирелә. Моның өчен 2 июльдән 16 июльгә кадәр гариза бирергә кирәк. Бу турыда министрлык сайтында язылган.
Субсидия түбәндәге шартлар үтәлгәндә бирелә:
чебиләр авыл хуҗалыгы кошлары үрчетү белән шөгыльләнүче һәм Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән кошчылык хуҗалыкларыннан сатып алынган булырга тиеш;
сатып алына торган чебиләрнең яше - 30 көннән дә зуррак булмаска тиеш;
бер шәхси ярдәмче хуҗалыкка алына торган чебиләр саны 50дән 100 башка кадәр булырга тиеш;
сатып алына торган чебиләр партиясенә ветеринария документлары җыелмасы булырга тиеш.
Субсидияләр күләме түбәндәгечә карала:
бер күркә чебиенә - 200 сум;
бер казга - 200 сум;
бер үрдәккә - 120 сум;
бер бройлер чебиенә - 100 сум.
Документлар «Минем субсидияләр» («Мои субсидии») системасы аша электрон рәвештә кабул ителә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез