Тавышлы хәбәр
Челтәрдә аралашуның иң бәхәсле чараларыннан берсе. Кемдер аны уңайлы дип, кемнәрдер кешенең шәхси дөньясына кагыла торган нәрсә, дип саный. Килешәсездер, киңәшмәдә утыручы, хастаханә-фәләндә табибка чират көтүче яки транспортта баручы кешегә тавышлы хәбәрне тыңлау бер дә җиңел түгел. Хәбәр юллаучы якын кеше түгел, бәлки, әйтик, онытылып беткән бер танышың булса, бигрәк тә ачу чыга. Аралашуга әзер булмаган кешедә эчке киеренкелек тудырмас өчен, тавышлысыннан соң, аны гадәти хәбәр белән матур гына кисәтеп кую әйбәт. «Бик озын килеп чыкты. Вакытың булганда, бер укырсың әле», – дип язып куйсагыз, кеше шундук тынычланып калачак.
Смайлик
Хәбәрне җанландырып җибәрү өчен сүз урынына теге яки бу хисне белдерә торган рәсем куллану кайвакыт үзара аралашучылар арасында аңлашылмаучанлык китереп чыгарырга мөмкин. Әйтик, югарырак утыручыга отчет җибәрдегез, ди. «Ок» янына елмаюлы смайлик куелган җавап алдыгыз. Астыртын елмаю кебек тә кабул ителергә мөмкин ул. Әлбәттә, мондый очракта, ошамады, ахры, моңа бу отчет, дип, күңел тынгысызлана башлаячак. Рәсемне яки хис телен ике як та бер үк төрле аңлаганда да җибәрергә ярый. Рәсми язышуда смайлик куллану – урынсыз. Шунысы да бар: кешенең яшенә, зыялылыгы, юмор хисе, акыл дәрәҗәсенә карап, рәсем төрлечә кабул ителергә мөмкин. Ягъни берәвенә кызык тоелганның икенчесенә башкача тоелуы беребезне дә гаҗәпкә салмаска тиештер.
Баш хәреф
Хәбәрдә барысын да баш хәрефләрдән язу кычкыру яки ачулануга тиң. Аның мөһимлеген шул рәвешле күрсәтү күпчелек очракта шундый хис уята. Шуңа күрә белгечләр мөһим нәрсәне калын шрифт яки абзац белән генә аңлатырга киңәш итә.
Видеолы хәбәр
Ял көнендә, чәч-баш юньләп юылмаган-таралмаган, таушалганрак киемнән өйдә йөргән бер мәлдә, кемдер видео аша шалтыратты ди. Кемнеңдер сезне карап тору өчен тәрәзәгезгә килеп ябышкан кебек хис кала түгелме?! Психологлар әйтүенчә, мондый кинәт шалтырату хәтта якын кешеләр арасында да стресс тудырырга мөмкин. Видеоэлемтә – әйбәт нәрсә, әмма ике якның да моңа әзерлеген таләп итә. Бер минут кына сөйләшеп алмакчы булсагыз да, әңгәмәдәшегезнең моны ошатып бетермәскә мөмкин икәнен онытмагыз.
Хаталар
Язмача хәбәрдәге теләсә нинди хата, күзгә шундук бәрелеп, хәбәр юллаучыга карата тискәре мөнәсәбәт уята. Хаталар белән язу, белемсезлектән гайре, ихтирамсызлык, игътибарсызлык кебек кабул ителә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез