Мәкерле чирне башлангыч чорда ук ачыклау дәрәҗәсе елдан-ел арта. Аны дәвалау өчен бүленгән акча күләме дә күбәя. Әмма шуңа да карамастан, бу юнәлештә хәл итәсе мәсьәләләр дә җитәрлек. Татарстан Дәүләт Советында узган утырышта әнә шул хакта сөйләштеләр.
Ешрак уздырасы
Яман шеш әле дә булса республикада иң күп үлем-китемгә китергән мәкерле чирләр рәтендә кала бирә. Үлем күрсәткече буенча ул, йөрәк-кан тамыры авыруларыннан соң, икенче урында тора. Быелның ноябрь аенда гына да барлык үлем-китем очракларының 16,2 проценты нәкъ менә яман шеш аркасында килеп чыккан.
Бүген республикада яман шеш диагнозлы 127 мең кеше исәпләнә. Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев сүзләренә караганда, быелның ун аенда республикада 19 меңнән артык кешедә шундый мәкерле чир барлыгы ачыкланган. 2019 елдан бирле республикада яман шешне беренче стадиядә ачыклау күрсәткече 64 процентка кадәр арткан. Шул вакыт эчендә авыруларны югары технологияләр ярдәмендә дәвалауга киткән чыгымнар ун тапкыр арткан. Химия терапиясе өчен генә дә республикада 4,5 миллиард сумнан артык акча тотыла, дип ачыклык кертте министр.
Утырышта катнашкан Мәскәү түрәләре бу юнәлештә тиешле ярдәм киләчәктә дә күрсәтеләчәк, дип ышандырды. Аерым алганда, Россия Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты рәисе Сергей Леонов утырышта шулай дип белдерде.
– Ил өчен катлаулы чорда яшәсәк тә, авыруларны дәвалау өчен кирәкле чаралар бүленеп тора, аларның күләме арта бара. Дәүләт яман шеш белән авыручыларга тиешле ярдәм күрсәтү өчен барысын да эшли. Әйтик, хәзерге вакытта кешедә яман шеш барлыгын ачыклаган табибларга бюджетта өстәмә түләү каралган. Әлеге алым ил күләмендә шушы мәкерле чирне башлангыч чорда ук ачыклау күрсәткечен арттырырга ярдәм итә. Дөрес, бүген бу юнәлештә проблемалар да җитәрлек, әмма аларны чишү юллары да бар, – дип белдерде ул утырышта.Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Эдуард Нагуманов сүзләренә караганда, соңгы алты елда республикада яман шештән үлүчеләр саны сизелерлек кимегән. Шул вакыт эчендә яман шеш диагнозы белән биш елдан артык исәптә торучылар саны арткан. Әмма моның белән генә тынычланырга ярамый. Баш онколог белдерүенчә, бүген яман шешне ачыкларга ярдәм итә торган алымнарны да камилләштерергә кирәк.
– Билгеле булганча, кешедәге яман шеш скрининг ярдәмендә ачыклана. Бүген ул өч елга бер тапкыр уздырыла. Бу алымны камилләштерергә вакыт. Аннары аны үтеп булу ешлыгын да арттырырга кирәк. Аерым алганда, бу скринингны, ким дигәндә, ике елга бер тапкыр уза торган итеп үзгәртергә кирәк. Ник дигәндә, яман шеш бер скрининг белән икенчесе арасындагы кыска гына вакыт эчендә дә шактый азарга мөмкин. Эзофагогастродуоденоскопия (ЭГДС) дигән тикшеренү бөтенләй 45 елга бер тапкыр уздырыла. Анысы бөтенләй көлке инде! Аны да кимендә ике елга бер тапкыр ясарга кирәк, – дип сөйләде Эдуард Нагуманов.
Яңа бина кирәк!
Яман шеш белән көрәштә башка авырткан урыннар да җитәрлек. Республика онкология диспансерының баш табибы Илгиз Һидиятов сүзләренә караганда, бүген Татарстанда яман шеш белән авыручыларга ярдәм өч баскычта башкарыла. Иң элек кеше беренчел онкология кабинетында тикшеренү уза. Республика күләмендә аларның саны 62 гә җитә. Биредә тикшеренгәндә кешедә яман шеш барлыгына шик туса, аны Чаллы, Әлмәт кебек шәһәрләрдә урнашкан амбулатор онкологик ярдәм үзәгенә җибәрәләр. Бүген республикада барлыгы шундый тугыз үзәк бар.
Илгиз Һидиятов китергән саннардан аңлашылганча, узган ел беренчел онкология кабинетында тикшеренгән 335 мең кешене амбулатор онкологик ярдәм үзәгенә җентекле тикшеренү узарга җибәргәннәр. Шуларның 25,5 меңендә яман шеш ихтималы ачыкланган.
– Алга таба кеше мондый авыруларга медицина ярдәме күрсәтүнең өченче баскычына, ягъни Республика клиник онкология диспансерына озатыла. Шул ук 2024 елда безгә җибәрелгән 25,5 мең кешенең 64 процентында яман шеш диагнозы расланды. Соңгы биш елда диагностика сыйфаты 32 процентка яхшырды, – дип искәртте баш табиб.
Башкалада яман шеш белән авыручылар өчен яңа сырхауханә кирәк! Илгиз Һидиятов журналистлар белән очрашуларда еш әйтә торган шул сүзен утырышта да кабатлады. Башкаланың онкология диспансеры бер сменага 327 кеше кабул итәргә тиеш. Ике сменада эшләүче табибларга исә ярдәм өмет итеп көненә 1,1 меңләп кеше килә. Бүген диспансерда 283 ятак урынга кытлык күзәтелә. Табибларга да кытлык зур.
– Мәкерле чир белән авыручылар саны көннән-көн арта, диспансер урнашкан бина мәйданы шул ук кала. Шуңа күрә онкология диспансерына көненә 1,5 мең кеше кабул итәргә мөмкинлек бирә торган яңа бина кирәк, – диде баш табиб.
Сүз уңаеннан, Түбән Камада да онкология хастаханәсе булдырырга җыеналар. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә хәбәр иткәннәр иде. Яман шеш турында сөйләшүгә җыелган утырышта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу хәбәрне тагын бер кат раслады. Әлегә Түбән Камада яшәүчеләр ярдәм алырга Әлмәт шәһәрендәге онкология хастаханәсенә йөрергә мәҗбүр.
– Республикабыз сәнәгате үсештә. Ул экологиягә дә йогынты ясый. Бу, үз чиратында, республика җитәкчелеген халыкны яман шеш авыруыннан саклауның яңа юлларын эзләргә этәрә, – дип искәртте парламент башлыгы.
Яшерен-батырын түгел: бүген яман шешне дәвалау өчен кирәкле даруларга да кытлык күзәтелә. Соңгы арада әлеге мәкерле чир белән көрәшүчеләр арасында теге яки бу даруны кулга төшерә алмыйм, дип зарланучылар күбәйде. Илгиз Һидиятов та яшерми: даруларга дөрестән дә кытлык саклана. Ул китергән саннардан аңлашылганча, 2018 елдан бирле республикада яман шеш даруларына бүлеп бирелгән акча күләме 8 тапкыр арткан. «Әмма бу гына җитми», – дип искәртте баш табиб.
– Соңгы биш елда республикада 303 яңа медицина объекты төзелгән, 586 сы капиталь төзекләндерелгән.
– Республикада 2012 елдан бирле гамәлгә ашырыла торган «Земство докторы/Земство фельдшеры» программалары кысасында республиканың авыл җирлекләренә 1,2 меңнән артык белгеч эшкә кайткан.
Фикер
Айрат Фәррахов, Россия Дәүләт Думасы депутаты:
– Без Татарстанның илдә алдынгы технологияләр кертелгән иң беренче төбәк булуын телибез. Федераль дәрәҗәдә моның өчен өстәмә финанслар бүленсен һәм бу технологияләр илнең башка төбәкләрендә дә кулланылсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез