«Әйдә, ярый»га ышанмаска, күктән төшкәнне дә көтмәскә. Социаль-икътисади тотрыклылыкны тәэмин итү эшләүчедән дә, эш бирүчедән дә шуны таләп итә. Хөкүмәт йортында Татарстанда социаль-икътисади тотрыклылыкны тәэмин итү буенча оператив штаб һәм Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт буенча комитетының уртак утырышы узды.
Борчыган мәсьәләләргә күчкәнче, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин җыелуның әһәмиятенә тукталды.
– Илебезгә карата кертелгән чикләүләр аркасында, республикада тиз арада социаль-икътисади тотрыклылыкны тәэмин итү буенча план төзелде, штаб булдырылды. Халыкны тормыш-көнкүреш кирәк-яраклары белән тәэмин итү, эш урыннарын саклап калу, бизнеска һәм халыкка ярдәм чаралары – төп бурычлар шул, – диде Премьер-министр.
Аның сүзләренчә, килеп туган вазгыять химия, резина һәм пластмасс, автотранспорт чараларын җитештерү тармакларына аеруча тәэсир иткән. Республиканың сәнәгать җитештерүе күрсәткеченең 28 проценты шул юнәлешләргә туры килә икән. Ваклап сату да кимегән.
– Икенче яртыеллыкта инвестиция проектларын тормышка ашыруга тәэсир итә торган импорт җиһазлары, запас частьлар, чимал белән тәэмин итү, логистика белән бәйле мәшәкатьләр сакланачак, – дип фаразлады Алексей Песошин. – Мондый куркыныч федераль исемлеккә кергән система коручы предприятиеләрнең яртысына – 60тан 26сына диярлек яный. Алар республика икътисадының 30 процентын формалаштыра, аларда 105 мең хезмәткәр эшли.
Яңа шартларга өйрәнеп киләләр инде. Алексей Песошин әйтүенчә, предприятиеләр Россиянең эре корпорацияләре («Газпром», «Лукойл», «Росатом» һәм «Транснефть») белән хезмәттәшлек итү турындагы килешүләр төзи, яңа кооперация элемтәләрен җайга салу буенча эш алып бара, Россиянең башка төбәкләрендәге компанияләр белән хезмәттәшлек итү буенча логистиканы үзгәртеп кора, шулай ук яңа сату базарларын эзли.
Тотрыклылык уртак тырышлык таләп итә. Утырышта катнашкан Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин искәрткәнчә, санкция шартларында предприятиеләргә бары тик эчке базарга һәм чит ил товарларыннан башка ничек итеп эшләп буласын уйларга кирәк.
– Узып китәр әле, дип кенә булмый. Акча курсының бер долларга 100 сум булыр дип тә көтмик. Көткән очракта да, ике төрле план булса яхшырак. Һәр кайсыбызның алга таба ничек эшләячәген күрсәткән сызымы, планы булу мөһим, – дигән фикердә ул.
Эчке базарга эшләү дигәннән, аңа ихтыяҗ булу да мөһим. Максим Топилин, барысы да элеккечә булыр дигән уйны баштан чыгарырга кирәк, ди.
– Эчке ихтыяҗның булуына гарантия кирәк. Моның өчен үзгәрешләр таләп ителә. Фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре (НИОКР), фәнни эшләнмәләр мәсьәләләре дә мөһим, – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез