Ләкин хәтта табигый йогырт, эремчек яки пешкән йомырка организм өчен кирәкле барлык матдәләрне биреп бетерми. Аларның клетчаткасы да, С витамины да юк чөнки. «Гәрчә йөрәк, иммун системасы өчен һәм хәтта шикәр чирен кисәтү өчен болар бик кирәкле булса да», – дип язган табиб.
Белгеч киңәш иткәнчә, иртәнге ашны файдалырак итү өчен берәр җимеш ашап куярга кирәк. Әйтик, бер груша (кабыгы белән) яки өлгереп җиткән бер хөрмә. Киви да әйбәт булачак.
«Ике киви С витаминының көнлек нормасын 100 процентка каплый», – дип искәртеп үткән белгеч.
Ә инде күңел яшелчәгә тартылса, иртәнге ашка бер татлы борыч, кишер яки чәчәк кәбестә өстәргә мөмкин. Яки, кыр һәм помидордан кала, башка яшелчә.
«Күпләрнең кыяр гына ашаганын күргәнем бар. Ләкин аның файдасы бик булмаячак», - дип билгеләп үткән Афинская.
Белгеч сүзләренә караганда, иртәнге ашка даими рәвештә күп клетчатка, витамин һәм минерал чыганакларын өстәгән очракта кыска гына вакыт эчендә организмда уңай үзгәрешләр сизәргә мөмкин.
«Тән тиресе чистараячак, көч-куәт артачак, ә эчәкләр сәгать кебек эшләячәк», – дип йомгак ясаган сүзенә табиб.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез