Чиләбе өлкәсенең Кунашак районы Бәгәрәк Тамак авылы мәктәбендә Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 119 ел тулуга багышланган тантаналы линейка узды.
Бу авылда Муса Җәлилгә һәйкәл иҗтимагый оешма рәисе Эльза Газизова һәм авыл халкы инициативасы, иганәчеләрнең актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В. Шәйхразыев ярдәме белән 2024 елның 1 ноябрендә куелган иде.

 Укытучылар Ирина Мөхәммәтҗанова, Марина Гатиятуллина укучылар белән әдәби музыкаль композиция әзерләделәр, балалар татар һәм рус телләрендә шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар. Муса Җәлилнең тормышы белән таныштырдылар.Мәктәп директоры Фидалия Кәримова киләчәктә бу линейканың традициягә әвереләчәген һәм ел саен Хәтер линейкасы буларак үткәреләчәген белдерде. Чарадан соң бергәләп Муса Җәлил һәйкәленә чәчәк салдылар. Бөтен җиһанда тынычлык булсын дигән теләктә калдылар.
Эльза Газизова, Чиләбе өлкәсе, Бәгәрәк Тамак авылы
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез