Быел Россия мәктәпләрендә икенче смена бетәргә тиеш иде. Һәрхәлдә, моннан берничә ел элек мәгариф түрәләре әнә шундый максат куйды. Тик алай гына котылып булмаска охшаган. Чөнки әлегә мәктәпләр һәм укытучылар җитәрлек түгел. Узган ел илдәге мәктәпләрнең 15 процентында ике смена укытканнар. Республикада андый 200 ләп мәктәп исәпләнгән.
Яңа уку елында Татарстанда күпме укучының икенче сменада укыганы әлегә билгеле түгел.
– СанПиН нормалары буенча 1, 5, 9–11 нче сыйныфлар һәм сәламәтлеге чикләнгән укучылар өчен беренче смена оештырылырга тиеш. Шулай итеп, 2 нче сыйныф укучыларын икенче сменада укыту әлеге таләпләргә каршы килми. Икенче сменада укучыларның санын исә октябрьдә генә әйтә алачакбыз, – диделәр Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Менделеевск районында 18 мәктәп бар, барлыгы 3400 бала укый. Моңа кадәр укучылары гел беренче сменада гына белем алган. Тик быел Бөрешле укучыларына икенче сменада укып торырга туры килә. Чөнки бу авылга күрше Абалачтан килеп, 30 дан артык бала белем ала башлаган. Аларны беренче сменада укыталар, үзләренеке исә икенчегә йөри.
– Бу – вакытлыча күренеш. Мәктәпләребез җитә. Әмма киләчәктә укытучылар җитмәү сәбәпле, шәһәрдәге 1–2 мәктәпнең икенче сменага күчүе бар, – ди Менделеевск районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәис Нәҗипов.
Арчаның 6 нчы мәктәбендә 200 гә якын балага икенче сменада укып торырга туры килә.
– Мәктәп ачылгач, ике ел тирәсе барысы да беренче сменада укыды. Аннан соң икенчесен дә оештырырга туры килде. Укучыларыбыз саны кимеми. 2 һәм 3 нче сыйныфлар икенче сменада укый. Алар иртән озайтылган көн төркеменә килә. Дәрес әзерлиләр, туклану да каралган. Икенче смена, иң соң дигәндә, сәгать 5 тә бетә, – ди мәктәпнең директор урынбасары Филсинә Закирова.
Казан мәктәпләрендә быел 30 меңгә якын бала икенче сменада укый. Сәмир Шәйдуллов – 35 нче лицейның 8 нче сыйныф укучысы. Ул инде өч ел рәттән укырга төштән соң бара.
– Иң ошамаган ягы: дәресләрнең көндезге бердән соң башлануы. Бик соң бит инде ул. Һичьюгы, төш вакытында барсалар, уңайлырак булыр иде. Өйгә кичке сәгать 7 дә генә кайтып җитә. Караңгыда йөрү рәхәт түгел. Әле ярый мәктәп якын. Улыбыз арып кайта, түгәрәкләргә йөрергә вакыты калмый. Иртән торып, дәрес әзерли. Бу инде – чарасызлык. Сайлап алу мөмкинлеге юк чөнки. Башлангычта тагын да җайсызрак. Эштә булган әти-әни, балам мәктәпкә ничек барып җиткән икән дип, борчылып тора. Кечкенә кызым әлегә мәктәпкә әзерлек төркеменә йөри. Аны хосусый мәктәпкә бирергә җыенабыз, – ди әнисе Зөлфинур.
Өч бала әнисе Гөлүзә Василова әйтүенчә, икенче сменада укуның уңай ягы да бар: туйганчы йокларга була. Тик мәктәптән кайткач, балалары, уйнарга вакыт калмады, дип зарланышып ала икән.
– Быел безгә җиңелрәк. 8 нче сыйныфтагы улым – икенче, 3 нче сыйныфтагысы беренче сменага бара. Кечкенәсе кайчак ишекне ача алмый, көче җитеп бетми. Олысы энесен каршы алып укырга китә. Узган ел киресенчә иде. Кечкенәбез икенче сменага йөрде. Кайчак олы улымның укытучысына, дәрестән җибәреп торыгыз әле, дип яза идем. Энекәшен мәктәпкә йокыдан уятып җибәрергә кирәк бит. Балаларга икенче сменада уку күбрәк ошый, – ди Гөлүзә Василова.
Башкалабыздагы 95 нче лицейда укучы әти-әниләрнең күңелләре тыныч. Узган ел ачылган мәктәптә әлегә урыннар җитәрлек.
– Мәктәп 1500 укучыга исәпләгән. Күбрәк тә кабул итә алабыз. Быел укучылар саны 1316 га җитте. Узган елдан 500 гә күбрәк бу. Башлангычта быел 26 сыйныф ачтык. 700 дән артык бала килде. Соңгы берничә елда безгә икенче смена янамый әле. Моңа кадәр 175 нче мәктәптә эшләгәндә бар иде ул. Без икенче сменаны башлангыч сыйныфларга гына куярга тырыштык. Аларга иртән озынайтылган көн төркемен оештырып та, түгәрәкләр дә куеп була. Зуррак сыйныфларга беренче смена кирәк дип саныйм, – ди лицей директоры Гөлгенә Баһавиева.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез