Газетага язылу

Чирмешәндә янгын: 6 яшьлек бала үлгән, әнисе авыр хәлдә

Бүген кичке алтылар тирәсендә Чирмешән районының Заречная урамындагы шәхси йортта янгын чыга. Ут бик көчле була.

Янгын сүндерүчеләр өйгә битлек киеп кенә керә ала. Алар йорттан 6 яшьлек кызчыкны һәм аның 36 яшьлек әнисен алып чыгалар. Аларны шундук район хастаханәсенә озаталар. Кызганыч, табиблар күпме генә тырышса да, кызчыкның гомерен саклап кала алмый. Әнисе дә аңына кимәгән. Ут чыгуның сәбәпләре әлегә билгесез.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре